Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:16

Барнаулда үтерелгән Көньяк Корея студенты белән хушлаштылар


Барнаулда үтерелгән Көньяк Корея студенты Канг Бйонггил белән хушлаштылар.

Ул халыкара студентлар алмашы програмы нигезендә Алтай дәүләт педагогия академиясендә укыган булган.

Тикшерүчеләр Көньяк Корея студентына һөҗүм милләтара нәфрәт нигезендә булган дип исәпли.

Канг һөҗүмнән соң берничә көннән хастаханәдә үлгән.

Аңа һөҗүм итүдә шикләнелүче 5 кеше тоткарланган. Аларның 2-се әле балигъ булмаган.

Бйонггилның ата-аналары аның мәетен туган иленә алып китә.

XS
SM
MD
LG