Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согудләр мәхкамәдә хатын-кыз юристларга чыгыш ясауны рөхсәт итә


Согуд Гарәбстанында тарихта беренче мәртәбә мәхкамәләрдә хатын-кыз юристларга чыгыш ясауны рөхсәт итәргә җыеналар.

Юстиция министры Мөхәммәт Әйсса Габдулла патшаның мәхкамә системын реформалау планы нигезендә шундый канун әзерләнде диде.

Аның әйтүенчә, бу канун якын көннәрдә расланачак.

Әлеге канун нигезендә хатын-кыз юристлар аерылышу яки асрамага алу кебек гаилә мәсьәләләрен караучы мәхкамә эшләрендә чыгыш ясый алачак.
XS
SM
MD
LG