Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

19 февральдә Фатих Кәримнең һәлак булуына 65 ел тулды. Казан җәмәгатьчелеге бу көнне “Хәзинә” күргәзмәләр үзәгендә Бөек Ватан сугышы музеенда искә алды. Фатих Кәрим шәхесенә игътибар артты, ди кичәдә катнашучылар.

Искә алу кичәсе музейда Фатих Кәримнең сугыштан кайткан шинеле, итекләре һәм башка шәхси әйберләре куелган экспозиция янында оештырылды. “Бу лейтенант шинеле гади түгел”, диде Ринат Харис. Ф. Кәрим 1945 елның 19 февралендә Көнчыгыш Пруссиянең Багратионовски шәһәре янында өченче тапкыр яраланып һәлак була. Иптәшләре взвод командиры, кече лейтенант Кәримовның гади солдат кына түгеллеген аңлап, аның әйберләрен гаиләсенә салалар.

“Бүген безнең гаилә өчен авыр көн. Әти 1941 елның 3 декабрендә Сталин лагерьлареннән котылып өйгә кайта. 31 декабрьдә инде авыру, арыган-йончыккан килеш хәрби комиссариатка китә. Берничә көннән аларны фронтка җибәрәләр. Ул бик озын фронт юлы үтә. Һәлак булгач, аңа Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә. Безгә башта аның шинеле, итекләре, хатлары, фронт дәфтәре һәм фотосурәтләр килде. Үлем хәбәре апрель ахырында гына килде”, ди искә алды Ләйлә Кәримова.

Шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова



Ләйлә Фатыйх кызы “азатлык” радиосына биргән интервьюсында әнисе Кадрия Ишукованың ун ел дәвамында Фатих Кәримнең каберен эзләвен әйтә. Аны Багратионовски шәһәре янындагы Каверне авылы тирәсеннән ике литвалы таба. Каберлектә ун кеше җирләнгән. Шуларның берсе – шинельсезе - Фатих Кәрим була.

“Илең турында уйла”, дип язган Фатих Кәрим Совет чоры белән бергә тарихта калып бара иде. Заман үзгәрү белән “үзең турында уйла”, дигән гыйбарәләр модага кереп китте. “Мода”га туры килмәгән патриот-шагыйрьнең “Ант” шигырен мәктәп программасыннан төшереп калдырдылар. Ул бу шигырен Сталин репрессиясенә эләгеп, 4 ел лагерьда җәфа чиккәндә яза. 100 еллыгы уңаеннан 2 мең данә тираж белән чыккан ике томлыгы да китапханәләргә таралып беткән. Бүген Ф. Кәримнең китабы сатуда юк.

“Ф. Кәрим шәхесендә берьюлы ике батырлык - иҗади һәм солдат батырлыгы кушыла. Бөек Ватан сугышы тарихы башка андый үрнәкләрне белми”, диде Ф. Кәрим бүләгенең беренче лауреаты Ринат Харис шушы ук кичәдә.

Былтыр без Ф. Кәримнең каберенә чәчәк салырга Калининград өлкәсенә очарга мәҗбүр булдык. Багратионовскида аның исемендәге урам бар, бюсты куелган, янында чәчәк салыр өчен граниттан эшләнгән савыт бар. Шагыйрьнең туган ягы Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында музей бар, һәйкәле куелган. Ә Казанда Фатих Кәримгә чәчәк салыр урын юк. Әле дә шушы батыр шинеленә карап торам да, аңа кысандыр кебек тоела. Аның итекләре булырга тиеш. Итекләре янында без 1969 елда Ләйлә Фатих кызы белән алып кайткан кабер туфрагы булырга тиеш. Музейда генераллар, полковниклар шинельләре бар, ә менә сугыштан кайткан башка мондый шинель юк”, диде ул һәм Ф. Кәримнең сугышчан юлын җентекләп өйрәнергә кирәклекне дә искәртте.

Сулдан уңга: Рафаэль Мостафин, Ләйлә Кәримова, Ринат Харис, Әмир Гыйльманов

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев шагыйрьнең 1942-45 елларда 9 поэма, 2 повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь язуын билгеләде.

Бүген Казанда Фатих Кәримгә куелган ике элмә такта бар, бер урам аның исемен йөртә. Ә менә Сталин репрессияләреннән исән калып, фашизмга каршы батырлыклар күрсәткән шагыйрьнең китапларын укырга теләүчеләр бихисап. Әмма китап кибетләрендә бер генә җыентык та юк. Бер яктан, бу китапларның булмавы борчый. Икенче яктан, күпләрнең затлы китаплары киштәләрдә тузан җыеп ятканда, Ф. Кәрим шигъриятенә ихтыяҗ булу сөендерә.

XS
SM
MD
LG