Accessibility links

Татар йолдызлары Чуашстанда туа


Чуашстанда узган атна ахырында ике көн буена татар җыры вә моңына күмелде. Вакытында район дәрәҗәсендә башланып киткән, бүгенге көндә исә халыкара дәрәҗәгә чыккан “Урмай моңы” татар эстрадасы бәйгесе 23 тапкыр Урмай авылы һәм Чабаксарның иң олы театр сәхнәсендә гөрләде.

“Урмай моңы” бәйгесе Чуашстанда ел саен уза. Аны, рәсми кәгазьләрдә Бөтендөнья татар конгрессы, Чуашстан мәдәният министрлыгы һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте оештыра дип язылса да, чынбарлыкта исә, бөтен оештыру мәшәкатьләре мохтәрияткә, Урмай авылы халкы җилкәсенә, танылган милләтче Фәрит Гыйбатдиновка төшә. Ә соңгы елларда берничә йөз мең сумнарга җиткән чыгымнарын танылган эшмәкәр, Чуашстан татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәшит Сәнҗәпов күтәрә. Әлбәттә җирле эшмәкәрләр дә читтә калмый.

Һәр нәрсәнең үз җае...

Чуашстанның Урмай авылы татар дөньясында олы авыллардан санала. Монда 3 меңнән артык татар яши. Ел саен “Урмай моңы” бәйгесеннән тыш, “Арт Мәдхия” дип аталган төбәкара мөнәҗәтләр фестивале дә уза. Гомумән, Чуашстан татарлары арасында Урмай мәдәни башкала санала. Шуңа күрә, урмайлар зур-зур чараларның, хәтта халыкара дәрәҗәдәгеләрен дә оештырырга өйрәнеп беткәннәр.

Бәйгедә катнашырга килгән йөзләгән кунакларны сый-хөрмәт белән каршы алу да, аларны фатирларга урнаштырып кунак итү дә, жюри әгъзаларның танылган шәхесләрдән, һөнәри җырчы вә белгечләрдән оештырылуы да, катнашучыларның җырларын гына тыңлап калу түгел, ә алар өчен мастер-класслар оештырылуы да... һәрберсе җайга салынган.

Кемнәргә кем бәя бирә?

Быелгы катнашучылар Русиянең күп төбәкләреннән килгәннәр иде. Омски, Башкортстан, Мәскәү, Сембер, Оренбур, Самар һәм әлбәттә инде иң күбе Татарстаннан иделәр. Моннан тыш, Грузия, Латвия кебек чит илләрдән дә катнашучылар булды. Шулай ук, Чуашстанның үз җырчылары да читтә калмады.


Шушы күп санлы җырчыларга Татарстанның халык артисткасы Флера Сөләйманова, Вил Усманов, Финляндия татар җырчысы Җәмилә, танылган журналист, шул у вакытта җырчы да булган Флүра Низамова кебек осталар бәя бирделәр.

Беренче көн. Урмай.

19 февральдә “Урмай моңы” Урмайда ике өлештә узды. Башта ябык бәйгедә катнашучыларның тавышлары, репертуарлары тыңланды. Бу бәйгенең беренче иләк аша узуы иде. Шушы ябык бәйгедә 28 чыгыш сайлап алынды.

Кичке якта Урмай авылының мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. “Урмай моңы” бәйгесенең икенче этабы башланды. Тәүдә, сәхнәне жюри әгъзаләре үз кулларында тотты. Юк алар нәтиҗәләр хакында сөйләмәделәр, ә җырладылар. Вил Усманов, Җәмилә, Флүрә Низамова һәм Чуашстанда бик көтелгән кунак Флүрә Сөләйманова халыкка онытылмас җәүһәрләрне җиткерделәр. Шулай итеп, “Урмай моңы”ның буыннар алмашын да, татар җыр сәнгатенең бербөтенлеген дә тудырдылар. Алардан соң, сәхнәне бәйгедә катнашучылар алды.

Өч сәгатькә сузылган бәйге барышында халык җырларыннан алып, Салават җырларына кадәр җырланды. Төрле тамашалар күргән Урмай халкы гөрләп кул чапты.

Бу бәйгенең икенче өлешеннән соң, жюри үзенең бәяләмәләрен тулысынча билгеләгән иде инде. Әмма алар бүләкләүне икенче көнне булачак гала-концертка калдырды.


Икенче көн. Урмай.

Гала-концерт икенче көнне Чабаксарда, Чуаш академия театры бинасында узарга тиеш булса да, вакыйгалар барышы Урмайда башланды. Монда, чакырылган белгечләр, жюрида утырган кунаклар бәйгедә катнашучыларга өч сәгать дәвамында мастер класслар бирделәр.

Кемгә сәхнә культурасын, кемгә тавыш үзенчәлекләре белән эшләүне, гомумән җыр сәнгатенең үзенчәлекләрен аңлаттылар. Төрле төбәкләрдән килгән бәйгедә катнашучыларга Флүрә Сөләйманова, Җәмилә, Вил Усманов, Флүрә Низамова кебек шәхесләрдән өч сәгать кенә сабак алу да зур бер вакыйгага әйләнде.

Өйләдән соң. Чабаксар.

Өйләдән соң, “Урмай моңы” махсус оештырылган транспортлар белән 100 чакрым ераклыкка күчте. Гала-концерт Чабаксардагы Чуаш академия театрында дәвам итәргә тиеш иде.

Кичке якта, Чабаксар татарлары, Чуашстанның һәр татар авылына бүлеп бирелгән чакырулар аша килгән авыл татарлары, чакырылган кунаклар, дәүләт эшлеклеләре, үзләрендә татар сәнгатенең даими рәвештә тәэсирен тоеп торган чуаш сәнгать әһелләре академия театрын тулысынча камап алганнар иде.

Тантаналы ачышта Чуашстан мәдәният министры Роза Лизакова, Русия иҗтимагый пулаты әгъзасы, мөфти Әлбир Крганов, Татар конгрессы вәкиле Гөлназ Шәйхи чыгышлар ясады.

Алардан соң, жюри әгъзалары булып торган танылган җырчыларыбыз чыгыш ясады.

Шул ук вакытта, Татарстанның халык артисткасы Флүрә Сөләймановага Фәтхи Бурнаш исемендәге премия бирелде. Әлеге премияне Чуашстан Диния нәзарәте белән милли-мәдәни мохтәрият булдырган иде. Флүрә Сөләйманова “Моң сакчысы” дигән исемгә лаек булды.


Журналист, җырчы, шагыйрә Флүрә Низамова сәхнәдән җырлап кына калмады, инде Чуашстандагы сәфәренең тәэсирләре аңа шигырьләр язарлык илһам биргән иде.

Тәнәфестән соң, гала-концерт башланды. Шул ук вакытта бүләкләүләр дә булды. Мишәр якларына хас булганча, беркем дә бүләксез калмады. Ә гран-прига Грузиядән килгән, атасы грузин, анасы татар булган туташ лаек булды.

“Урмай моңы” фестивален оештыручы Фәрит Гыйбатдинов “Урмай моңы”ның 24 фасылын ачык дип игълан итте.

Урмай уйларга этәрде

Танылган журналист, җырчы Флүрә Низамова "Азатлык"ка “Урмай моңы” барышында туган фикерләре белән уртаклашты.

"Мин Чуашстан якларында озаклап булганым юк иде. Туксанынчы еллар башында Шыгырданда булганым бар иде. Ул вакытта халык та болай ук баеп бетмәгән иде, бердәмлек тә бүгенге кебек үк түгел иде. Ә хәзер мондагы төзеклекне, бердәмлекне, әхлакны үземнең туган ягым белән чагыштырдым.

Мин мондагы бәйрәмне, халыкның матур яшәвен күреп сокландым. Мин алдап әйтмим, минем туган ягым Башкортстанда алай ук яшәмиләр. Анда эчкечелек, әхлаксызлык тамыр җәеп бара, дин, халыкның бердәмлеге җитми. Чуашстан татарларыннан бар татарлар да үрнәк алырга тиеш дип уйлыйм. Мондагы татарларга сокланып шигырь яздым:

Татарның затлысы кайда,
Татарның каймагы кайда?
Ул соң биредә икән бит!
Җырлы моңлы Урмайда.

Эшли дә беләсез икән,
Һәм җырлый да беләсез!
Мишәрләр, сез бит татарның,
Иң алдында киләсез.

Күрдем дә Урмай, Тукайны,
Хайран калдым бу айны.
Күрергә язсын ел саен,
Сезнең гүзәл Урмайны".


Татарстанның халык артисты, Чуашстан татарларының Фәтхи Бурнаш исемендәге премиянең “Моң сакчысы” дигән бүләге иясе Флүрә Сөләйманова:

"Миңа “Урмай моңы” бәйгесенең 23 ел буена дәвам итүе күңелемә май булып ятты. Чөнки төрле төбәктә яшәгән татар яшьләренең чит илләрдән бирле килүләре, Урмай авылының данын бөтен татар дөньясына таратты.

Татар җыр фестивальләре бик күп. Районнарда да, төбәкләрдә дә уза. Әмма Урмайдагысы бөтен төбәкләрне берләштерә.

Катнашучыларның да төрлесе бар. Барысын да бөтен яктан килгән дип әйтеп булмый. Мин аларга үземнең киңәшләремне бирдем. Алар татар телен, шигъриятен, язучыларны яхшырак өйрәнсеннәр", диде Флүрә Сөйләманова.

Финляндиядән килгән татар җырчысы Җәмилә дә фестивальдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

"Мин Урмай авылын белми идем дә. Менә шушы фестиваль аркылы белдем. Шушындый фестивальләр бик кирәк. Чөнки монда җырчылар бер-берсе белән таныша, бер-берсенең репертуарын, тавышын тыңлый, һәм иң мөһиме, үзенең көндәшләрен барлый. Көндәшлек иҗатта бик кирәк әйбер. Ул булмаса, иҗади үсеш туктап калыр иде.

Мине мондагы халык гаҗәпләндерде. Алар бик тәртипле халык булып чыкты. Әйтик, Урмай белән Тукай авылы халкы эчми, тәртипсезләнми, ә биш кат намаз укый. Хатыннары гел яулыктан йөри. Шулай ук хатын-кызлары аш-суга бик оста икән. Без куна калган йортта ашаудан туктамадык. Пәрәмәч, бәлеш, токмач, манты, пилмән... сәгать саен ашау! Гомумән, бик мул яшиләр". диде Җәмилә.
XS
SM
MD
LG