Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:57
Әфган хөкүмәте якшәмбе көнне Даи Кунди вилаяте үзәгендә барган НАТО уртак һава һөҗүмнәре вакытында ялгыш бер автобуска һөҗүм булуын һәм нәтиҗәдә 27 кешенең һәлак булуын белдерде.

Әфганстан эчке эшләр министры сүзчесе Змараи Бәшари "Азатлык" радиосына биргән әңгәмәсендә, НАТО көчләренең һава һөҗүмен юлчылар ташучы бер автобуска юнәлдерүен әйтте. Сүзче автобусның чаралар барган урынга таба юл алуын белдерде:

"Уртак көчләр биргән мәгълүматка караганда, һөҗүм чаралар барган урынга якын җирдә оештырылган. Автобусның һөҗүм була торган җиргә баруы күзәтелгән һәм аларны туктату өчен һөҗүм оештырылган. Шулай да каза турында тәфсилле аңлатма бирү өчен әле иртә", ди ул.

Әфган хакимияте һава һөҗүменең Урузган чигендәге Даи Кундидә булуын белдергәндә, НАТО һөҗүмнең Урузган вилаятенең үзендә дә оештырылуын белдерә.

Казаны махсус төркем тикшерә

Вакыйгадан соң Әфган хакимияте ашыгыч белдерү белән чыгып, хәрби һөҗүмнәрдә гади халыкны кайгыртырга һәм чараны зур сизгерлек белән алып барырга чакырды. Чөнки әфган рәсмиләре мондый казаларның террорчылык белән әүзем көрәштә зур киртә булуын алга сөрә.

Бәшари алдагы көннәрдә һөҗүмнең сәбәбен яхшылап аңлау өчен, казадан исән калган яралылардан да сораштыру алыначагын әйтте. "Кичә каза турында хәбәр алгач та, эчке эшләр министрлыгы каза урынын җентекләп тикшерә", дип хәбәр итте.

НАТО гафу үтенә

НАТО хәрби башлыгы генерал Станлей Мк Кристал исә әфган президенты Хамит Карзаигә каза турында "зур борчылу" белдерүен әйтте.

Мк Кристал ясаган рәсми белдерүендә, НАТОның моннан соң булачак чараларда гади халыкны саклар өчен икеләтә игътибар күрсәтәчәген белдерде.

Гади халык үлүгә китергән әлеге һава һөҗүме Һәлманд вилаятендә талибанга каршы башланган иң мөһим хәрби чаралар вакытына туры килде.

Шул уңайдан НАТО хәрби башлыгы Мк Кристал, уртак чараларның халык мәнфәгате өчен булуын тагын бер кат ассызыклап, халыкны чараларны якларга чакырды.

Чаралар 18 айга сузылa алa

Шул ук вакытта талибан гади халыкны тере калкан буларак куллануы белдерелә. Узган атнада булган уртак хәрби чараларда тыныч халыктан 12 кеше һәлак булган иде.

Икенче атна дәвам иткән Уртак хәрби чараларда якынча 15 мең НАТО һәм Әфган хәрбие катнаша. Американ хәрби башлыклары 2001 елдан бирле талибанга каршы башланган агымдагы иң зур хәрби чараның әле 18 ай дәвам итә алачагы турында белдерә.

XS
SM
MD
LG