Accessibility links

Европа комиссиясе: Грециягә финанс ярдаме планы юк


Европа комиссиясе Грециягә 20-25 миллиард евро күләмендә финанс ярдаме планы булуын кире кага.

Европа комиссиясе вәкиле Амадей Алтафай дүшәмбе журналистларга андый план юк, чөнки Греция Европа Берлегеннән бернинди финанс ярдаме сорамады диде.

Шимбә көнне Германиянең Der Spiegel журналы Германия финанс министрлыгы берлек илләренең Европа үзәк банкындагы акчаларыннан Грециягә ярдам планы әзерләве турында язып чыккан иде.

2009 елда Грециянең бюджет дефициты 12,7 процентка җитте. Бу еврозона килешүендә рөхсәт ителгәннән 4 тапкырдан да артыгракка күбрәк.
XS
SM
MD
LG