Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:13

Чабаксарда урыс булмагаган халыкларның Халыкара туган тел көненә багышланган җыенында Русиядә татар һәм башкортларның гына түгел, башка бик күп милләтләрнең дә тел, мәгариф буенча хокуклары кысылу турында әйтелә. 282-нче маддә буенча хөкем эшләре Русия күләмендә киң таралыш алган. Форумда катнашкан Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов фикере шундый.

Әлеге җыенда Рәфис Кашаповка да сүз бирелә һәм ул милли хәрәкәткә барган бүгенге хөкем эшләре яссылыгында чынбарлыкка бәя бирергә омтыла. Аның әйтүенчә, чыгышлар, сөйләшү зурдан һәм бик вакытлы була. Рәфис әфәнде Чабаксар форумыннан алган тәэсирләрен “Азатлык”ка да җиткерде.

“Без тел, мәгариф, мәдәният өчен көрәштә ялгыз булмавыбызны күрдек. Форумда кабул ителгән мөрәҗәгатъләр, документлар безгә миллионлаган башка халыклар белән бергәләп көрәшергә җирлек, нигез бирә. Җыенда шунысы мәгълүм булды, күп халыкларның хокуклары кысыла һәм зур күләмдә”, диде Кашапов.

Аның әйтүенчә, соңгы елларда 282-нче маддә буенча Татарстанда һәм Башкортстанда гына түгел, Себер, Идел, Урал, Кавказ төбәкләрендә дә хөкем эшләре бара.”Бик күпләр тел, мәгарифтәге көрәшләре өчен эзәрлекләнә. 282нче маддә буенча эзәрлекләү Русиядә киң таралган һәм ул гадәткә әйләнә”, дигән борчулы фикердә тора Кашапов.

Милли компонент кая барып тоташа

Рәфис Кашапов билгеле сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинның Чабаксарда ясаган чыгышына беркадәр тукталды. Хәзер ул бу чыгышның эчтәлеген халыкка җиткерү белән мәшгуль. Сафиулин чыгышының менә бу өлешенә игътибар бирелә.

“2001 елның 15 февралендә Дәүләт Думасы мөнбәреннән парламент рәисе урынбасарларының берсе болай белдерә: “Без күпмилләтле дәүләт булуыбызга сөенергә тиеш түгел! Бу – безнең бәлабез!”

Бүген чират милли мәктәпләргә җитте. Милли компонентлар дәүләтнең гомум мәгарифеннән чыгарып ташланды.

4 сыйныфлы милли мәктәпләр булдыру идеясы Русиядә барлыкка килмәде. Бу эшне аңа кадәр башлап, бик начар тамамлаучылар булды. Нацилар Алманиясе, үзләре басып алган халыклар өчен 4 сыйныфлы гына милли мәгариф булдыруны күздә тота. 1940 елның 25 маенда Һайнрих Һиммлер Адольф Һитлерга булган махсус язмасында болай ди: “Без аерым халыкларның берләшүенә, аларның саны артуына, бигрәк тә милли үзаң һәм милли мәдәнияткә якынаю юлларына омтылырга уйламыйбыз... Көнчыгыш җирләрнең алман булмаган халыклары өчен югары мәктәпләр булырга тиеш түгел, аларга 4 сыйныфлы халык мәктәбе дә бик җиткән.”

Әлеге тәкъдим хуплана һәм нацистлар эшенең бер өлешенә әйләнә. Безнең туган телне, мәдәниятне саклауда һәм үстерүгә, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә хокукыбыз бар. Ул хокукны кире кайтаруны таләп итәргә безнең хакыбыз бар. Теле беткән халык югала, теле булса, яши. Басымга, төрле көчләүләргә дучар ителмәгән тел генә яши ала”, диелә Фәндәс Сафиулинның Чабаксарда ясаган чыгышында.

Туган тел буенча алдагы сөйләшүне Башкортстан республикасында уздыру фаразлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG