Accessibility links

Кайнар хәбәр

Королев шәһәрендә Муса Җәлилне искә алдылар


21 февральдә Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган очрашу узды. Күп санлы халык катнашында, Яшьләр мәдәният сараенда узган ул чараны Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтәриятенең Королев шәһәре бүлекчәсе уздырды.

Кичәне мәдәни мохтәрият җитәкчеләре – Әхәт Мөхәмәтов белән Рамазан Фадиев алып барды. Һәрвакыттагыча, Мәскәү өлкәсенең якын тирәдәге шәһәрләреннән генә түгел, ул чарага Мәскәүдән дә күп кенә милләттәшләр килгән иде.

Муса Җәлилгә багышланган берничә кичә-очрашулар Мәскәүнең үзендә дә узды. Мәскәүнең татар этно-мәдәни юнәлешендә укыту эшләрен алып баручы, Муса Җәлил исемендәге мәктәптә узган көрәшчеләр ярышы да Муса Җәлилнең туган көненә багышланган иде.

Королев шәһәрендә узган очрашуда Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, шагыйрьнең иҗатын өйрәнүче профессор Әхтәмҗан, вәкиллектән Рафис Измайлов шулай ук Королев шәһәре җитәкчеләре белән берлектә башка милли-мәдәни мохтәрият вәкилләре дә катнашты.

Кичәне оештыручылар февраль ае шагыйрьнең тормышында да, язмышында да иң зур роль уйнаган ай дип басым ясадылар. Чөнки ул февраль аенда туган, февраль аенда аны үлем җәзасына хөкем итү карары чыгарылган һәм Советлар Союзы каһарманы исеме бирелү дә шушы айга туры килә.

Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре сөйләнде, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Чулпан ханым Җәлилова үзенең чыгышында әле генә Казанда булуын, әтисенең һәр туган көнендә халыкка чыгарыла торган «Моабит дәфтәрләрен» кулына алуы турында сөйләде. Ул шулай ук Германиядә Муса Җәлил һәм тагын ун татар кешесен җәзалап үтергән урында инде өч тапкыр булуын әйтте һәм анда булу миңа тетрәндергеч тәэсир ясый, мин анда үлеп терелгән кебек булам, диде Чулпан ханым.

Без аңар берничә сорау белән мөрәҗәгать итеп, «Мирас» журналында басылган сәхнә әсәре авторларын мәхкәмәгә тарту турындагы гариза көчендәме дип тә сорадык. Чулпан ханым болай дип җавап бирде:

«Мин Казанда мәдәният министры янында булдым. Ул миңа журналның ябылуы турында хәбәр итте. Бу хәбәр мине канәгатьләндерде. Шуның өчен мин алар белән мәхкәмәләшмәскә карар кылдым. Минем өчен шунысы шаккаткыч булды - ул бернинди дәлилсез язылган язманың авторлары Муса Җәлил исеменә кагылырга ничек җөръәт иттеләр икән?

Мин аларны авыру кешеләр дип саныйм. Алар кайдан алып язганнардыр ул нәрсәләрне. Бу бары тик авыру кешеләр фантазиясе генә булырга мөмкин. Минем кулымда әтием турында Дрезден мәхкәмәсе кабул иткән документлар бар. Аларны миңа 2002 елны тапшырдылар, анда ул вакыттагы карарлар турында язылган», диде Чулпан ханым.

Пушкина шәһәре милли-мәдәни мохтәрият җитәкчесе Хәмдия Рамаева Муса Җәлил исемен пычратучыларга нәфрәт белдереп болай диде:

«Без биредә үзебезнең телебездән, илебездән ерак булган бер җирдә туган телебезне өйрәтәбез, дини бәйрәмнәребезне үткәрәбез, һәр өйгә туган телебезне кертергә тырышабыз. Нигә соң Татарстанның үзендә яшәүчеләр шулай кайдандыр мәк орлыгыдай кер табып шуны халык өстенә сибәргә тырыша?

Без - татар халкы - бар бит ул! Яши бит ул! Башка милләтләр түгел, нигә үзебезнекеләр безнең изге дип саналган кешеләребезгә тия? Менә бүген бөтен тамаша залы белән аның җырларын җырлады халык. Монда бит төрле милләт кешеләре бар иде. Алар да хөрмәт итә аны. Ә без? Безнең хаҗлар кылырга акчаларыбыз юк. Безнең өчен изге урын - Казан. Минем Галиәскәр Камал театрына кергәч тә, тезләнеп баш иясем килә. Казан кирмәненә килеп Кол Шәриф мәчете эчендә түгел, аның янында утырып намаз укыйсым килә.

Ул кешеләр халыктан курыкмыйлармы икәнни? Тарихыбызны, телебезне, хәтта киемнәребезне саклыйк. Башкаларга күрсәтеп мактанырлык булсын. Мин үзебезнең кичәләргә барча милләт кешеләрен дә чакырам. Күрсеннәр, белсеннәр. Хәзер безнең Пушкинода пәрәмәч, өчпочмак пешерә белмәгән бер гаилә дә калмагандыр. Рәсми оешмаларга баргач та, чәк-чәк бармы дип сорыйлар. Без татар халкын шулай итеп танытабыз. Ә татар халкын бетерергә теләүчеләр аның горурлыгына пычрак ата», диде Хәмдия Рамаева.

Шулай итеп, Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә Муса Җәлилгә багышланган кичә узды. Анда Муса Җәлилнең кызы Чулман ханым да катнашты. Сәхнәдән Муса Җәлилнең шигырьләре, җырлары аның хакында истәлекләр яңгырады.
XS
SM
MD
LG