Accessibility links

Тойота башлыгы ширкәтнең стратегиясен үзгәртә


Япониянең Тойота машина ясау ширкәте башлыгы Акио Тойода ширкәтнең стратегиясен үзгәртәчәген белдерде.

Wall Street Journalда басылган мәкаләсендә дөньяның иң зур машина ясау ширкәте башлыгы машина ясау сыйфатын яхшырту эшен шәхсән үз күзәтүенә алганлыгын белдерде.

Тормоз системындагы һәм газ педалендәге җитешсезлекләр сәбәпле Тойота бар дөньяда 8 миллионнан артык машинаны төзәтү өчен кире чакыртып алырга мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG