Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә көчле давылдан 2 кеше һәлак булды


Грузиядә дүшәмбе кич башланган көчле давылдан 2 кеше һәлак булды.

2 аерым очракта да кешеләр көчле җил аударган агач корбаннары булган.

Җил барлыгы 400-ләп зур агачны аударган.

Тифлис шәһәр башлыгы Гиви Угулава әйтүенчә, давыл нәтиҗәсендә 150-ләп йорт түбәсез калган, тагын йөзләрчә йортны төзәтергә кирәк булачак.

Күп кенә районнарда электр һәм телефон чыбыкларын тотып торучы баганалар ауган.

Төнгә таба давыл тынган.
XS
SM
MD
LG