Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти урынына лаеклы намзәтләр бармы?


Чаллы мөхтәсибе Әлфәс Гайфулла (с), мөфти Госман Исхакый, имам Фоат Габдуллин
Чаллы мөхтәсибе Әлфәс Гайфулла (с), мөфти Госман Исхакый, имам Фоат Габдуллин

Татарстан мөфтиен сайлауга санаулы көннәр калып бара. Республика мөселманнары корылтае 27 февраль көнне узачак. Бу көн якынлашкан саен матбугатта Татарстан диния нәзарәте рәисе урынына тагын бер мөддәткә тәкъдим ителгән Госман Исхакыйга каршы язмалар арта башлады.

Мәсәлән, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, “Звезда поволжья” басмасындагы язмасында Госман Исхакыйны мөфти була алырлык кеше түгел, ди . Аның фикеренчә, 12 ел идарә итү эчендә ул бер файдалы нәрсә дә эшләмәгән.

Дамир Исхаков
Русия Ислам университеты башлыгы Рафыйк Мөхәммәтшин “һәркем үз фикерен белдерергә хаклы”, ди. Дамир Исхаков фикерләре белән килешми.

“Бу фикерне киң җәмәгатьчелекнеке дип әйтеп булмый. Дөрес, бүген мөселман зыялыларының аз булуы зур проблема. Дин әһелләре һәм дөньяви зыялылар бар. Әмма зыялыларның дингә карашлары төрле. Дин әһелләре исә илаһият проблемаларын тиешле дәрәҗәдә карый алмый. Шуңа күрә зыялылар белән бәхәскә керә алырлык дин әһелләребез юк диярлек”, дип белдерде Рафыйк Мөхәммәтшин.

"Мөфти эше нәтиҗәсез түгел"


Ул Мөфти Госман Исхакыйның күп еллык эшчәнлеге нәтиҗәсез булды, дигән сүзләре белән дә килешми.
Рафыйк Мөхәммәтшин

“Госман Исхакый мөфтиятне 12 ел җитәкләде. Аның уңышлары шактый. Татарстанда диния назәрәтенең бер структура буларак оешты. Ислам өчен бу бик мөһим. Чөнки диннең билгеле бер догматик тәртиптә урнашуы юк. Шуңа күрә мөселманнар үзара килешеп, үзләренә кулай булганча берләшергә тиеш. Татарстанда мондый структуралар эшли. Русиядә болай эшләп килүче башка төбәкне күрсәтә дә алмас идем. Әмма дини яңарыш дигәндә, институтлар оештыруны гына күз алдына китерергә ярамый. 20 елдан артык дини яңарыш дип сөйлибез. Әмма аның эчтәлеге үзгәрми. Татарстандагы дини яңарыш гореф-гадәтләр белән үрелеп барырга тиеш. Бу Абуханифә традицияләре. Якынлашып килүче корылтайда әлеге мәсьәлә дә тикшерелер дип ышанам”, ди Мөхәммәтшин.

"Мөфти сайлаганда ашыкмаска"

Галим Дамир Исхаков фикеренчә, Татарстан мөселманнарының корылтаен күпмедер вакытка кичектереп торып, соңыннан ныклап уйлап мөфти сайларга кирәк. Моны ул республика җитәкчелеге Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановка да киңәш итә.

Рафыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, корылтай вакыты билгеле һәм аны күчерә алмыйлар. “Матбугатта чыккан берничә язма да, җыелыш узуга киртә була алмый”, ди ул.

“Корылтайның вакытын үзгәртү турында сүз йөртү мөмкин түгел. Чөнки бу инде хөкүмәт даирәләре белән дә килешенгән вакыт. Дин дәүләттән аерылган булса да, конфессия сәясәте бар дип саныйм. Хакимият тә мөфти турында үз фикерен әйтергә хаклы. Әлеге мәсьәләгә җитәкчелекнең сүзе әйтелгән һәм берничә мәкалә чыгып кына үл үзгәрмәс дип уйлыйм”, ди Мөхәммәтшин.

Республика мөселманнары корылтае 27 февраль көнне узачак. Бу җыелышта Татарстан мөфтие дә сайланачак.

Сезнеңчә, Татарстан мөфтие урынына кем лаеклы? Тәкъдим-фикерләрегезне безнең форумда әйтә аласыз.
XS
SM
MD
LG