Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә түнтәрелеш әзерләүдә гаепләнүчеләрдән сорау алына


Төркия прокуратурасы илдә тамырлары исламчы фиркадән булган хөкүмәтне бәреп төшерергә җыенуда гаепләнеп кулга алынган 50-ләп хәрби җитәкчедән сорау ала.

Алар арасында кимендә 14 иң югары дәрәҗәдәге хәзерге һәм элекке хәрби җитәкчеләр дә бар.

Прокуратура белдерүенчә, 7 ел элек бу төркем бомбалар шартлатып илдә хаос чыгарып гадәттән тыш хәл игълан итәргә һәм хакимиятне үз кулларына алырга җыенган булган.
XS
SM
MD
LG