Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:53

2010 елның октябрендә булачак җанисәп вакытында Башкортстан татарларының санын киметүгә рәсми Татарстан ничек карый соң? Миңтимер Шәймиев элекке елларда ук Уфа татарларының тарихын дөрес итеп күрсәтергә өндәгән.

Быелгы җанисәп, аның нәтиҗәләре күпләрне кызыксындырса да, Татарстанда аңа әзерлек турында әллә ни ишетелгәне юк. Бары тик Башкортстаннан гына җанисәп уңаеннан хәбәрләр еш килә. Анда “БСТ” телеканалы пропагандалы тапшырулар әзерли, газетларында Башкортстанның көнбатыш районнарындагы күпчелек татарлар яшәүче авылларны тарихи башкортларныкы дип раслаучы мәкаләләр чыгып тора. Татарстанда җанисәп турында күбрәк милләтчеләр сөйләшә, фикерләрен дә интернет челтәрендәге форумнарда яза. Дәүләт чиновниклары җанисәпкә әзерлек турында сөйләгәндә, 7нче пункт – милләт санауны искә алмый.

Интернеттагы бәхәсләрдә Татарстан җитәкчелегенең чит төбәкләрдә яшәүче татарларга битараф булуы тәнкыйтьләнә. 2002нче елдагы җанисәп вакытында Башкортстанда булган хәлләр бусында да кабатланмасмы, андагы татарлар саны тагын кимемәсме, дип шикләнүчеләр бар.

Шунысы кызык: 2002нче елгы җанисәп алдыннан гына 14-15 июньдә Башкортстанда Бөтендөнья башкортлары корылтае узган иде. Нәкъ 8 елдан соң – быелгы җанисәпкә кадәр башкортлар өченче тапкыр корылтайга җыела. Бу гомумбашкорт җыелуының төп максаты – җанисәп вакытында башкорт милләтен киметмәү, киресенчә, арттыру. Матбугатта күренгәнчә, башкорт корылтаена әзерлек дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла, премьер-министр Раил Сарбаев җитәкләгән оештыру комитеты утырышлар үткәрә.

Татарстанда Бөтендөнья татарлар конгрессы корылтаен үткәрергә җыенмыйлар. Бөтендөнья татарлар конгрессының җанисәпкә әзерлек буенча планы тикшерелгән, әмма анда Башкортстан татарларын гадел итеп санауны күз алдында тоткан чаралар күрсәтелмәгән. Бу хакта аерым план төзелергә тиеш икән. Милли җәмәгатьчелекне бу планның һаман да булмавы борчуга сала. Рәсми Татарстан Башкортстан татарларының мәнфәгатьләрен кайгыртмый, җанисәпкә битараф, дип санаучылар хаклымы?

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең Башкортстанда татар телен дәүләт теле итеп танырга өндәве һәркемгә билгеле. 2003 елда Башкортстан президентын сайлаганда, президентлыкка татар телен дәүләт теле итеп таныган намзәт сайланырга тиеш дигән белдерү ясаган иде ул. Мортаза Рәхимов беренче турдан соң татар теле статусын үзгәртергә вәгъдә бирсә дә, бу ният тормышка ашырылмады. Һәр республиканың үз кануны, үз җитәкчелеге, шуңа күрә күршеләр теләге бер миллион Башкортстан татары ихтыяҗына тәңгәл килсә дә, Башкортстанда татар телен дәүләт теле итмәделәр.

Җанисәп мәсьәләсендә дә шуңа охшаш хәл. Бөтенрусия галимнәре, татар җәмәгатьчелеге Уфа татарларының милләтен үзгәртү уеннарын күптәннән белә. 2002 елгы җанисәп алдыннан Башкортстанда барган көчле агитация, көнбатыш Башкортстан, көнчыгыш Татарстан татарларының милләтен башкорт дип игълан итү Шәймиевнең дә йөрәгенә тигән.

2002 елның 14-15нче июнендә үткән Бөтендөнья башкорт Корылтаенда Татарстан президент Миңтимер Шәймиев туганнарча җылы чыгыш ясап, ихлас фикерләрен дә әйтте. Ул башкорт корылтае делегатлары каршындагы чыгышында якынлашып килгән җанисәпкә дә тукталды. Уфада чыгучы “Кызыл таң” газетында (21 июнь, 2002 ел) бу чыгыш тулысынча басылган. Менә аннан өзек:

“Озакламый Русиядә халык санын алу булачак. Бу бик тә мөһим сәяси вакыйга үзенең проблемаларын да китереп чыгарды. Мин галимнәребезгә, тарихчыларыбызга кайчак аптырап та куям. Кайбер очракларда алар арттырыбрак та җибәрергә, башкортча итеп әйтсәк, “фәстерергә” яраталар, шикелле.

Мин аларны аңларга да тырышам. Әлбәттә, үз милләтләрен бөек итеп күрәселәре килә. Тарихчылар сездә дә, бездә дә “без бөек халык булганбыз” дияргә яраталар. Чыннан да шулай булгандыр. Әмма тарихны әкияткә әйләндермәскә иде. Артка караган килеш алга барып булмый бит. Әлбәттә, безнең мишәрләребез дә, типтәрләребез дә, керәшеннәребез дә, тагын әллә кемнәребез дә бар. Әмма алар – тарихи исемнәр.

Әгәр дә без – Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим белән Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев – тарихи яктан караганда үзебезне типтәрләр дип саныйбыз икән, без аннан бер дә оялмыйбыз. Ул безнең бабаларыбыз язмышы. Ә бүгенге чорда без Русиядә һәм дөньяда хөрмәткә лаеклы күпсанлы татар милләте һәм башкорт милләте буларак билгеле”.

Дөрес, 2002 елның октябрендә узган җанисәптә Башкортстанда татарлар саны 125 меңгә киметелде. Шулай да милләтне дөрес санау турында күзгә-күз карап сөйләшү, туганнарча бәхәсләшү тәҗрибәсе шунда ук туплана башлаган иде.

Ул вакытта Миңтимер Шәймиевкә башкорт элитасы үзенең үпкәсен яки канәгатьсезлеген белдермәде. Алдан төзелгән план буенча милләтне үзгәртергә үгетләү дәвам итте, башкортлар Башкортстан халыклары арасында сан буенча икенче урынга чыкты. Ләкин бу башкорт милләтенең үсешенә, республикадагы рухи вәзгыятьнең яхшыруына, татулыкның ныгуына китермәде, киресенчә, хәзер хәл элеккедән дә киеренкерәк була бара. Мондый гамәлләр кемгә файда китерер, дигән сорау җавапсыз кала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG