Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Фарсы култыгын Гарәп култыгы дип атауны тыя


Иран Фарсы култыгын Гарәп култыгы дип атаучы һава ширкәтләренә үз һава киңлеге аша очуны тыю белән янады.

Юл һәм транспорт министры Хәмит Бәдбаһани Иранда Фарсы култыгы дип аталучы култыкны Гарәп култыгы дип атаган һава ширкәтләре очкычларына Иран һава киңлегенә керү башта бер айга тыелачак, ул хәл кабатланса аларның керү рөхсәте гомүмән алыначак дип кисәтте.

Күптән түгел Иран үзенең Киш Эйр һава ширкәтенең бер грек хезмәткәрен Гарәп култыгы сүзе өчен эшеннән алган иде.
XS
SM
MD
LG