Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада мөфтият булмаячак


Түбән Кама җәмигъ мәчете
Түбән Кама җәмигъ мәчете

Соңгы вакытта Түбән Камада тагын бер мөфтият төзелә дигән хәбәрләр күпләрне аптырашта калдырды. Казаннан ерак урнашканга кайберәүләр моны мөмкин хәл дип кабул итте. Чынлыкта сүз мөселман мәхәлләләрен оештыру турында бара икән.

Түбән Кама районы имам мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тагын бер мөфтият төзүнең дөреслеккә туры килмәвен әйтте. Аның сүзләренчә, әлеге сүзнең барлыкка килүе бер төркем кешеләрнең гамәлләренә генә бәйле.

“Электән үк безнең мөфтияткә, мөхтәсибәткә каршы килгән 5-6 бабай үзләренә мәхәллә ачып, оппозиция эшләргә уйлаган. Алар Татарстан мөфтиенә дә барганнар. Ул мөхтәсибәттән хәер-фатиха булмагач аларны хупламаган. Мин үзем дә аларны фетнә чыгаручылар дип әйттем. Шул бабайлар мәхәлләне терки алмагач, шундый сүз чыгарганнар. Әмма аларның аерым Диния нәзарәт оештырырлык кешеләре дә, мөмкинчелекләре дә юк”, ди Дәүләтшин.

Аның 5-6 “бабай” дигәннәренең берсе - Түбән Кама татар иҗтимагый үзәге рәисе Хәлил Әюпов. Аның сүзләренчә, монда сүз мөфтият түгел, ә мөселман мәхәлләләрен төзү турында бара.

Хәлил Әюпов
“Түбән Камада җирле кешеләр җыелышып 3 мөселман мәхәлләсен төзү турында сөйләшеп, хәзер аны теркәү өчен документларын әзерлиләр. Алар канун нигезендә идарәләрен булдырып, имамнарын сайлап куйдылар. Хакимият моны үзе кушмагач аптырап калды. Алар аны яңа мөфтият төзү белән бәяләделәр”, ди ул.

Әюпов әйтүенчә, мәхәлләләр Түбән Кама шәһәренең үзәк мәчеттән ерактарак урында урнашкан. Ул беренче чиратта мөселманнар ихтыяҗын күздә тота.

“Алар мәхәллә оештыру тәртибен белмиләр. Үзләре кушканча гына төзелә дип уйлыйлар. Хакимияткә дә, мөфтигә дә бардык. Аңлау булмады. Нәрсә, янәсе алардан узып йөрисез дигән мәгънә салдылар. Бернәсәдән дә узып йөрмибез, барысы да канун нигезендә эшләнә”, ди татар иҗтимагый рәисе.

Зур җитәкчеләр килешкәч...

Әлбәттә, Татарстан мөселманнарының IV корылтае алдыннан төрле проблемнар калкып чыгуы табигый. Йосыф хәзрәт Дәүләтшин әйтүенчә, төбәктәге барлык проблемны хәл итүне мөфтидән генә көтеп яту да дөрес түгел.

“Күп вакытта район күләмендә имамнарыбыз да эшләп бетерми бит. Хакимият башлыклары белән элемтәдә торган имамнарның эшләре матур гына бара үзе. Казаннан ерак районнар без аена бер тапкыр үзебездә җыелып киңәшләшәбез. Чөнки мөфтият бөтен районнарны күзәтеп тә бетерә алмый. Казан үзе дә зур бит”, ди ул.

Берничә көннән булачак мөфти сайлауда да бер генә намзәт булуын Йосыф хәзрәт гадәти дип саный. Аның сүзләренчә, күп кенә мөхтәсибләр Госман хәзрәт Исхакыйның калуын язмача сораган.

“Республика җитәкчелеге булсынмы, мөфтиятме, әгәр алар шулай хәл иткән икән, монда инде фетнә чыгару кирәкми. Хәзер мөфтигә ярдәм итү зарур”, ди ул.

Әлбәттә Йосыф хәзрәт Дәүләтшин да мөфтилеккә намзәтләр тирәсендә төрле фаразлар булуын яшерми. Сер түгел, күпләр Госман Исхакый урынына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рамил Юнысов сайланачак дип уйлады.

“Мин Рамил хәзрәттән шәхсән сорагач, ул мин үземне тәкъдим итмәячәкмен, без бу мәсьәләдә мөфти белән сөйләштек, диде. Зур җитәкчеләр сөйләшеп бер фикергә килгәч, без инде каршы килмибез”, ди Йосыф хәзрәт.
XS
SM
MD
LG