Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:14

21 февраль Юнеско тәкъдиме белән 1999 елдан башлап Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә. Бу көнне күп илләрдә халыкларның туган телләренә багышланган күп төрле чаралар үтә.

“Тылсымлы сүз”- шигърият кичәсе

Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар Омскида да узды. Аларның берсе - өлкә үзәгеннән 300 чакрым ераклыкта булган Тара шәһәрендә “Тылсымлы сүз” дип исемләнгән шигърият кичәсе.

Кичә бәйге-концерт рәвешендә оештырылды. Оештыру эшләрен Тара шәһәренең “Нур” татар мәдәният үзәге башкарды. Район хакимиятенең мәгариф һәм мәдәният бүлекләре ягыннан берникадәр ярдәм булды. Чара үткәрү өчен районның үзәк китапханәсенең зур уку залы бирелде.

Конкурста Тара шәһәренең “Якташ” клубында шөгыльләнүче, Авыл хуҗалыгы техникумында һәм 1-нче санлы гимназиясендә укучы, районның Сәбәләк, Ишәй, Черняево, Олы Уыш авылларында, Тевриз районының Отыз, Байбы, Туйчы, Большеречье районының Үләнкүл авыллары мәктәпләрендә укучы балалар катнашты.


Өлкә үзәге булган Омскидан да килүчеләр булды. Җәмгысе анда 27 кеше катнашты. Яшь ягыннан алар өч төркемгә бүленеп ярыштылар: 11дән 14кә, 15тән 17гә һәм 18дән 30 яшькә кадәр. Аларның башкару осталыкларын Тара һәм Большеречье районнары мәктәпләренең татар теле укытучыларыннан торган жюри билгеләде.

Конкурста Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең, Фатих Кәримнең, Хәсән Туфанның, Роберт Миңнуллинның, Гөлшат Зәйнәшованың, Мәхмүт Хөсәенның һәм кайбер башка танылган әдипләрнең шигырьләре укылды. Себер ягы шагыйрьләре әсәрләрен укучылар да булды.

Чыгышы белән Тевриз районының Байбы авылыннан булган, хәзерге көндә Тубыл шәһәрендә яшәүче Гөлфизәр Абдрахманованың “Әнкәемнең җылы сүзләре” дигән шигырен якташы Люция Шәймарданова, “Себерем” шигырен Әлинә Мурзафарова укыды. Омскидан килгән Шамил Аллагулов курай моңнары астында Себер шагыйре Булат Сөләймәнов шигырьләрен укыды.

Шамил 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булганнар арасында беренче урынны яулады. Башка төркемнәрдә дә җиңүчеләр билгеләнде, аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр бирелде.

Бәйге барышында туган телгә багышланган җырлар да башкарылды. Гомумән, кичә күркәм һәм оештырылган төстә үтте.

Конкурс тәмамланганнан соң “Нур” татар мәдәният үзәге җитәкчесе Илдар Маматов, барлык катнашучыга да рәхмәтле булуын белдерде, мондый чаралар киләчәктә дә оештырылып торачак диде, булып узган кичәнең әһәмияте зур булуына тагын бер кат басым ясады.


“Умырзая” ансамбленең концерт-кичәсе

Халыкара туган тел көненә багышланган икенче чара – Омскиның шәһәр милли мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбленең концерт-кичәсе. Анда “Умырзая” ансамбле каршында шөгыльләнүче “Өмет” төркеме балалары да катнашты. Аларның Муса Җәлилгә һәм туган телебезгә багышлап җырланган җырлары тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде.

“Туган телем – иркә гөлем” бәйрәм кичәсе

Халыкара туган тел көненә багышланган тагын бер чара - “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән кичә татар теле факультативына йөрүче балалар өчен оештырылды. Ул Омскиның “Дуслык йортында” үтте. Анда татар теле дәресләренә йөрүче балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары катнашты.

Башта татар теле укытучысы Нурия Кучукова бәйрәмнең мәгънәсен аңлатты, барлыкка килү тарихы белән таныштырды, аннары балалар ни дәрәҗәдә туган телләрен белүләрен күрсәттеләр: татар телендә шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар.

Соңыннан өлкәннәр көче белән чәй өстәле әзерләнде. Анда балаларны пәрәмәч, кыстыбый, кош теле, чәкчәк кебек, милли ризыклар белән сыйладылар. Соңыннан балалар әти-әниләр белән бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар.

XS
SM
MD
LG