Accessibility links

Мәскәүдә 3 милиционер ришвәт алганда тотылды


Мәскәү янындагы Видное шәһәре мәхкамәсе Мәскәү милициясенең 3 хезмәткәрен кешеләрне тотык итеп алуда һәм акча таләп итүдә гаепләп кулга алу карары чыгарды.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул милиционерлар наркотик сатуда шикләнелеп тоткарланган 2 кызның туганнарыннан 2 миллион сум таләп иткән булган.

Акча түләгән очракта алар җинаять эше ачмаска вәгъдә иткән.

Акча алганчыга кадәр милиционерлар ул 2 кызны машинада ябып тоткан.

Милиционерлар узган шимбәдә Троицкий шәһәрендә акча алганда тотылган.
XS
SM
MD
LG