Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:31

Саян-Шуш су электр станциясен төзекләндерүгә 10 миллиард сум биреләчәк


Былтыр зур каза булган Саян-Шуш су электр станциясен төзекләндерү өчен быел 10 миллиард сум биреләчәк.

Бу турыда Хакасиягә 2 көнлек сәфәр белән килгән Русия премьер-министры Владимир Путин белдерде.

Былтыр анда каза нәтиҗәсендә 75 кеше һәлак булды. 10 һидрокорылманың 3-се җимерелде, 6-сына зыян килде.

Бүген Путин су энергиясен электр энергиясенә әверелдерүче бер һидрокорылманы ачу тантанасында катнашты. Ел ахырына кадәр тагын 3 шундый корылма эшли башлар дип көтелә.

XS
SM
MD
LG