Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә илкүләм эш ташлау


Грециядә илкүләм эш ташлау нәтиҗәсендә очышлар булмый калды, министрлыклар, уку йортлары эшләми, дәүләт оешмалары халыкка хезмәт күрсәтми.

1 көнлек эш ташлауны 2 зур илкүләм һөнәр берлеге оештырды. Алар хөкүмәтнең илне кризистан чыгару чаралары белән килешми.

Бүген Афинда һәм илнең башка шәһәрләрендә эш ташлаучыларның урам җыеннары үтә.

Хөкүмәтнең кризиска каршы чаралары арасында хезмәт хакларын туңдыру, салымнарны арттыру һәм пенсия яшен 61-дән 63-кә күтәрү дә бар.
XS
SM
MD
LG