Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар артистлары Ерак Көнчыгышны яулады


Азамат Гайнанов
Азамат Гайнанов

Бер ай элек үзенең иҗат төркеме белән Татарстаннан сәфәргә чыгып киткән җырчы Марсилия Ерак Көнчыгышка килеп җитте. Хабаровски краена артистлар Томски, Ачински, Лесосибирски, Красноярски, Кански, Иркутски, Тында һәм Якутски шәһәрләрендә чыгыш ясаганнан соң килде.

“Бәхет туган якта” дип аталган эстрада концерты Ерак Көнчыгышта тере татар артистларын күрми, милли җыр-моңга сусап яшәгән татар-башкорт халкы өчен чын мәгънәсендә гадәттән тыш хәл булды.

19 февраль көнне Татарстан артистларын Амурдагы Комсомольскида каршы алдылар. Концерт Ерак Шәрык татар конгрессы һәм яшьлек шәһәрендә эшләүче “Сабантуй” дип аталган милли үзәк ярдәмендә оештырылды. Җирле радио һәм телевидение ике атна буе бертуктаусыз татар концерты рекламын әйләндерде, шәһәр җитәкчеләре, танылган милләттәшләргә, ветераннарга чакыру вәгазьләре тапшырылды.

Концерт үткәрү өчен Комсомольскиның иң зур мәдәният йорты залларының берсе арендага алынды. Нәтиҗәдә, Казан артистлары чыгышын тыңларга өч йөздән артык кеше җыелды. Тамашачылар арасында яшьләр дә шактый күренде.

Ниһаять, көтеп алынган концерт башланды. Програмны алып баручы Ришат Йосыповны тамашачылар алкышларга күмеп каршы алды. Концертны да алып бара, төрле мәзәк сөйләп тамашачы күңелен дә күтәрә, җитмәсә, җырлар да башкара ул. Ришат Йосыпов олы буын вәкилләре яхшы хәтерләгән “Тимер чана”, “Яшь гомер” кебек җырларны залда утырган апалар белән бергәләп башкарды. Әйтергә кирәк, Комсомольски шәһәренә Ришат Йосыповның бу инде дүртенче кат килүе, ул тамашачыларның күбесенә яхшы таныш.


Шулай ук күптәнге танышлары - җырчы Марсилияне дә Комсомольски татарлары бик җылы кабул итте. Аның башкаруында борынгы татар халык җырлары да, моңа кадәр Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә ишетелмәгән яңа җырлар да тамашачы күңеленә хуш килде. Туган җирләреннән читтә яшәүчеләрне еларлык дәрәҗәдә дулкынландырганы - Марсилия үзе иҗат иткән “Туган ил” дип аталган җыр булды.

Үткән очрашулардан аермалы буларак, Ерак Көнчыгышка быел Татарстаннан дүрт артист килде. Талантлы җырчы Азамат Гайнанов белән оста биюче Рүзилә Гыйниятуллинаны да ерак көнчыгышлылар сәхнәгә кат-кат чакырып, алкышларга күмеп, шул рәвешле мәхәббәтләрен белдерделәр.

Тамашачылар арасында рус кешеләре булу һәм мондагы кайбер татарларның туган телне аңламавын искә алып, оештыручылар концертның ике телдә алып барылуын үтенде. Рус телендә шулай ук берничә җыр да башкарылды.

Концерт тәмамлангач артистларга бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде, Комсомольски татарлары аларны тагын бу якларга килергә чакырды.
Марсилия


Амурдагы Комсомольски татарлары Татарстан артистлары чыгышы турында үз фикерләрен "Азатлык" радиосына да җиткерде.

"Минем инде туган илдән чыгып китүемә 21 ел. Бүгенге концерт бик ошады, җыелган халык та артистларны бик җылы кабул итте. Ешрак килсеннәр иде татар артистлары безнең якларга, без татарлар ешрак очрашыр идек", диде Равил Хисамов.

"Рәхмәтләр яусын артистларга безне онытмый 9 мең чакрым ара үтеп Казаннан килүләренә. Моннан 30 ел элек кенә булган идем татар концертында. Зур рәхмәт концертны оештыручы Рөстәм Абдуллинга", дип шатлык хисләре белән уртаклашты Әйшә Зарипова.

"26 ел инде Комсомольскида яшим, туган җиремә ел саен кайтып йөрим. Марсилияне беренче кат моннан өч ел элек Кукмара сабантуенда күргән идем. Аның җырлары безгә дәрт өсти, бик яратып тыңлыйбыз! Бүген безнең өчен шатлыклы-бәхетле татар концерты булды. Бөтен татарлар исеменнән рәхмәтемне белдерәм, артистларга иҗади уңышлар телим!", ди Мөсәлия ханым.


Гөлҗиһан Шәрипова исә концертны оетыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, икенче юлы килгәндә тальян гармун алып килүләрен сорады.

Яшьлек шәһәре татарларына онытылмаслык бәйрәм кичәсе бүләк иткән артистлар да Комсомольскида яшәүче милләттәшләре белән очрашуларына шат булуларын әйтте.

"Концертны оештыручыларга зур рәхмәт. Мин бүгенге көндә еракта яшәүче милләттәшләребез белән очраша алуыма, җырым белән аларның күңелләренә керә алуыма бик бәхетле! Татарстаннан, Башкортстаннан еракта яшәсәләр дә, алар телне, җыр-моңны онытмый, кызыксынып безне тыңларга килгәннәр. Зур рәхмәт аларга", диде Марсилия.

Азамат Гайнановның исә бу якларга килүе беренче тапкыр гына икән. "Мондагы халык белән очрашу минем күңелдә җылы истәлек булып калачак. Сәхнәдә эшләү безгә бик күңелле булды, тамашачылар алкышларыннан, елмаюларыннан җаннарга җылы өрде. Милләттәшләребез алдагы көннәрдә дә гел елмаеп яшәсен", ди Азамат Гайнанов.

Амурдагы Комсомольскидан соң Казан артистлары Сахалинга очты. 23 февраль көнне Татарстан кунаклары Хабаровскида чыгыш ясады. Бәйрәм концертында хабаровскилылар үзләре дә катнашты. Кичәне Хабаровскидагы татар иҗтимагый оешма җитәкчесе Сәрвәр Туктаров һәм аның ярдәмчеләре оештырды.
XS
SM
MD
LG