Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изамбаевага бер ел инде энесен бирмиләр


Бер ел дәвамында энесен өйгә алып кайту өчен көрәшкән Светлана Изамбаевага Сашаны тәрбиягә бирүне тагын кире кактылар. Бу юлы тәрбиягә алу бүлеге Татарстанның Югары мәхкәмәсенә кассация шикаяте биргән. Әмма Чуашстан тәрбиягә алу бүлегенең Светланага энеңне алырга зур өметләр корма дигәннәр. Светлана: “Бу мине бик борчый”, ди.

Светлана Изамбаева инде бер елга якын бертуган энесен тәрбиягә алу рөхсәте өчен көрәшә. Дәүләт оешмалары дәвалап булмый торган вирусны йөртү сылтавы белән Изамбаевага 10 яшьлек энесен тәрбиягә алырга рөхсәт бирми килде. Аның ире, сау-сәламәт, ВИЧ вирусы булмаган 2 баласы булуы да мәхкәмәнең Светлана өчен уңай карар чыгаруына нигез була алмады.

25 гыйнварда Казанның Авиатөзелеш район мәхкәмәсе Чабаксарның Калинин районы идарәсенең Светлана Изамбаевага энесен тәрбиягә алырга рөхсәт итмәгән карарын канунсыз дип тапкан иде. Светлана, ниһаять, анда булган ВИЧ-инфекциясенең балага куркыныч тудырмавы, аның энесен тәрбияли алуын 9 ай буе мәхкәмәләрдә, төрле оешмаларда көрәш алып барып раслаган иде.

Светлана Изамбаеваның энесе Саша
Энесен өйгә алып кайтырга дип канатланып, Чуашстан балалар йортына килгәч, Изамбаеваны күңелсез хәбәр көткән. Малайны аңа бирмиләр. Тәрбиягә алу бүлеге Татарстанның Югары мәхкәмәсенә кассация шикаяте биргән. Янәсе, аның тормышында яңа вакыйгалар туган. ВИЧ-инфекцияле хатынга барыбер бала бирмәячәкбез дип өстәгәннәр алар.

“Узган елның 6 мартында чыгарылган мәхкәмә карары үз көчен югалткан, чөнки мин ул вакыт эчендә бала тудырдым дигән тагын бер сәбәп таптылар ”, ди ул.

10 яшьлек Саша инде ничә ай чемоданын җыеп, өйгә кайтырга әзерләнеп торган. Светлана энесе бик начар шартларда яши ди.

“Саша төрмәдәге кебек яши. Аңа беркая чыгарга, беркая барырга рөхсәт итмиләр. Хәтта минем белән кинога да җибәрмәделәр. Нәрсә алып килим дип сорагач, Саша кара чәй сорады. Анда энемә чәй дә эчертмиләр” ди Изамбаева.

Бу атнада Изамбаева мәхкәмәгә чакыру кәгазе көтә, энесен өйгә алып кайтуга ирешенә ВИЧ-лы Светлана барыбер өметен өзми.
XS
SM
MD
LG