Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилә мәктәп тә ачкан


Финляндиядә үзенең гүзәллек мәктәбен булдырган этник җырчы Җәмилә Казанга кайтып та дәресләр бирде. Гүзәллек салоннары вәкилләре дә сабак алды.


Казандагы бер гүзәллек салоны хуҗабикәсе Әлфия Гомәрова Җәмилә сабагыннан соң “Американы тагын бер кат ачкан кебек булдык” дип белдерде. Дөрес, алар берничә сәгать эчендә Американы түгел, ә Финляндиядәге Җәмилә мәктәбе ысулларын ачтылар.
Бездә дә бер яхшы имиджмейкер табылсын иде...


Баксаң, Казандагы гүзәллек салоннарында традицион ысул белән кершән, сөрмә салу; ирен буяу; чәчне билгеле бер рәвешкә китерү; аларга туры китереп кием кию күпкә артта калган икән. “Без бит бөтенләй дә дөрес эшләмибез икән”, ди кызлар. Җәмиләнекен алар замана know howы дип бәяләде.

Юк, Җәмилә җырлаудан туктамаган, тагын бер эшен аякка бастырган. “Финляндиядә шоу бизнес зур түгел. Анда кеше дә азрак бит. Этник җырчы буларак минем тамашачым тагын да азая. Гомумән, поп музыка, танго җырчылары, блюз, рок күбрәк хуплана.

Башта имиджмейкерлар мәктәбенә барып укыдым. Аннан визажист булу теләге туды. Аның өчен академия тәмамладым. Үз урынымны таптым дип уйлыйм. Миңа ул бик ошый. Гадәти кешеләрне матур кыяфәткә кертү – ул минем өчен җыр язган кебек”, ди Җәмилә.

Кешенең ел фасылының кайсына: көзгә, кышка, язга, җәйгә туры килүен; кыяфәттә төсләрнең дөрес чагылышын; бит рәвеше, чәч киселеше, буй-сынның бизәнүгә ятышлы булуын ачыклаганда, замана машинасы – компьютер ярдәмгә килә икән.

“Минем беренче урында романтика, икенче урында драматика. Шулай да, мин, этниканы, этник үзенчәлекле киемнәр киюне бик яратам. Мәсәлән, алка, читек. Этниканы драматика белән кушу да ошый”, ди Җәмилә.

...табигый гүзәллекләрен ачарга тырышабыз
Эчке дөньясы тышкы матурлыгы белән гармониядә булырга тиешлекне дә онытмау зарур булуны әйтә. Шоу бизнестагылар, сәсясәтчеләр, күренекле кешеләрнең күбесенең имиджмейкерлары бар. Җәмилә фикеренчә, үзеңнең теш табибың, юристың, чәч кисүчең булган кебек, һәркемгә дә имидж ясаучың булу мәҗбүри түгел. Шулай да, елга бер тапкыр гына булса да, заманча ысуллар белән эш итүче гүзәллек салоннарына кереп чыгу зыян итмәячәк. Бигрәк тә халык алдына чыга торган кеше булсаң.

“Җырчы сәхнәгә чыгуга башта аның тышкы кыяфәтенә күз салабыз. Җыр башланып киткәч, репертуарының киеме белән гармониядә түгеллеге ачыклана. Шундый очраклар да була, мисал өчен, әнисенең үлеме турында җырны берәү ялтыравыклы мини күлмәк киеп җырлый. Бу бер дә дөрес түгел.

Бездә дә бер яхшы имиджмейкер табылсын иде дип уйлыйм. Сәхнә кагыйдәләрен, җырчыга нинди төсләр килешүен әйтсен иде. Эчке матурлыгы белән тышкы матурлыгының гармониядә булуы да мөһим. Чыксыннар джинс белән, бер пута да булса, ул татарлыкны бирер иде”, ди Җәмилә.

Җәмилә соңгы вакытта Финляндиянең телевидение йолдызларын бизәндерә, киемнәренә, холык-фигыльләренә дә “үз пумаласын сала”. Финляндиянең соңгы миссларын да Җәмилә “буяган”.

“Андагы бәйгеләр Русиядәгедән нык аерыла. Анда бизәнү һәм киемнәре аша кызларның үз матурлыкларын, табигый гүзәллекләрен ачарга тырышабыз”, ди Җәмилә.

Янып торган йөрәкле, ут кебек һәрнәрсәгә җитез татар кызы салкын фин илендәгеләргә компьютер тәкъдим иткән һәм имидж, бизәнү, стилист кануннарына өстәп үз бизәкләрен дә кертеп җибәрә аламы соң? Ипләп кенә керә бара, ди ул. Үзе дә 3 еллык әлеге хезмәтендә аз гына тынычлана төшкән. Әлеге эшем дә җыр язган кебек гүзәл, дип тә өсти ул.

Җәмилә җәй көне Казанда күбрәк кеше җыеп зуррак укулар үткәрергә дә җыена.
XS
SM
MD
LG