Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:06

Лавров: Европага визасыз йөрү мәсьәләсе тиздән җайга салыначак


Мәскәүдә Европа Берлегенең тышкы эшләр секретаре Кэтрин Эштон белән сөйләшүдән соң Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия белән Берлек арасында визасыз йөрү мәсьәләләре якын арада җайга салыначак дип белдерде.

Лавров әйтүенчә, тарафларның белгечләре арасындагы киңәшләшүләрдән соң визасыз йөрү тәртибенең гамәлгә керү вакыты турында сөйләшергә мөмкин булачак.
Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Ростов-Донда 31 майдан 1 июньгә кадәр үтәчәк Русия – Европа Берлеге саммитында үзара визасыз йөрү мәсьәләләре дә каралачак диде.

XS
SM
MD
LG