Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия мәхкамәсе Googleның 3 җитәкчесен хөкем итте


Италия мәхкамәсе психик тайпылышлы малайның сыйныфташлары тарафыннан мәсхәрәләнүе төшерелгән видеоны интернетка чыгарган Google ширкәтенең 3 югары җитәкчесен шәхси тормыш кагылгысызлыгын бозуда гаепләде.

YouTube һәм әлеге видео беренче булып чыгарылган “Google Videos” Google ширкәте милке. Әлеге мәхкамә эшенең Италиядә интернет куллану хокукларына тәэсире булу сәбәпле бу эш аеруча зур игътибар белән күзәтелә.

Әлеге видеоны әзерләүгә һәм 2006 елда интернетка чыгаруга җитәкчелекнең катнашы булмаса да, прокуратура видео иң күп каралганнар исемлегенә кергәчтен аңа игътибар итәргә һәм аны бетерергә кирәк иде ди.

3 җитәкчегә дә ярты еллык шартлы җәза билгеләнде.
XS
SM
MD
LG