Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:20

Кыргызстан хакимияте үз очкычының Иранда мәҗбүри рәвештә һава аланына төшерелү һәм 2 юлчының кулга алыну хәбәрен раслады. Тәһран кичә "Җундaлла" исемле сөнни төркем башлыгын кулга алуын белдергән иде.

Кыргызстан һава юллары ширкәтенең баш ярдәмчесе Талайбәк Турумбеков, "Азатлык"ка биргән әңгәмәсендә, кичә Дубайдан Кыргызстанга очкан кыргыз очкычының Иранның көньягында Бандар Аббас шәһәре һава аланына төшерелүен белдерде.

2 юлчы кулга алынды

Турумбеков 119 юлчысы булган очкычта 2 кешенең Иран тарафыннан кулга алынуын һәм шуннан соң очкычның юлын дәвам итүен әйтте:

"Иран һава киңлегендә очып барганда илнең көньягындагы Бандар Аббас шәһәрендә очкыч Иран һава көчләре тарафыннан һава аланына төшәргә мәҗбүр ителде. Очкычта тикшеренү 3-4 сәгать чамасы барды. Ике юлчы тоткарланды. Хәзер ике илнең тышкы эшләр министрлары бу вәзгыятьне тикшерә", диде ул.

Кызгызстан тышкы эшләр министры әлегә вакыйга турында тәфсилле мәгълүмат бирмәде. Очкыч Кыргызстанның "Исток-Авиа" ширкәтенеке булуы мәгълүм.

"Җундaлла" башлыгы кулга алынды

Иран хакимияте сишәмбедә "Җундaлла" сугышчы төркем башлыгын Дубайдан Бишкәккә барганда кулга алынуын белдергән иде.

Кулга алынган кешеләрнең берсе төркемнең башлыгы булса, икенче кешенең кем булуы турында мәгълүмат юк. Иран мәгълүмат чаралары аның төркем әгъзасы була алачагы турында фаразлый.

"Җундaлла" төркеме үз интернет сәхифәләрендә баш җитәкчелекләренең кулга алынуы хәбәрен раслый.

"Җундaлла" төркеме башлыгы Габдулмәлик Риги 5 айдан бирле Иран күзләү идарәсе тарафыннан эзләнә булган. Иран тарафы төркем башлыгының Әфганстан паспорты белән сәяхәт итүен алга сөрә.

Иран Җундaлла башлыгын эзләде

"Җундaлла" - Ходай гаскәре дип аталган төркем Иранда 1980 елдан бирле инкыйлаб сакчыларына каршы юнәлдерелгән иң канлы һөҗүмне оештыруда гаепләнә.

"Җундaлла" 18 октябрьдә инкыйлаб сакчыларына каршы юнәлдерелгән һөҗүмдә җаваплылыкны үз өстенә алган иде. Һөҗүмдә 15 инкыйлаб сакчысы һәм 40тан артык гади Иран халкы һәлак булды.

"Иран халык гыйсьянчы хәрәкәте" дип тә аталган "Җундaлла" төркеме илнең көньягындагы Пакстан һәм Әфганстан чиге якыннарында Бәлүҗистан вилаятендә чаралар алып бара.

2002 елда төзелгән төркем Иранда "сөнни азчылыкларга булган басымны" күрсәтү максатында көч куллануын алга сөрә.

Моннан элек кулга алынган төркемнең 14 әгъзасы үлемгә хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG