Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прага конференциясендә коммунизм җинаятьләре карала


Чехия башкаласында коммунистларның элекке гамәлләренә, хокук бозганнарын җавапка тартуга, бүгенге коммунистик илләрнең хәленә багышланган халыкара конференция ачылды.

“Коммунизм җинаятьләре” исемле 3 көн дәвам итәчәк бу җыенда хөкүмәт рәсмиләре, зыялылар, элекке диссидентлар катнаша. Күпчелеге Көнчыгыш һәм Үзәк Европадан.

Конференцияне ачу чыгышында Чехия сенаты рәис урынбасары Йиржи Лишка коммунистик үткәнне тулысынча тикшерергә һәм чаралар күрергә чакырды.

Аның әйтүенчә, коммунистик үткәнгә тиешле мөнәсәбәт булмау коммунизм урынына килгән демократик корылышка ышаныч какшауның төп сәбәпләреннән берсе.

Күп кенә Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләре үзләренең коммунистик үткәнен хөкем итте. Күпләре коммунизм чоры рәсмиләренә җитәкче вазифаларда эшләүне тыйды. Кайбер шундый рәсмиләргә каршы җинаять эшләре ачылды.

Әмма андый җинаять җаваплылыгына тарту очраклары бик күп түгел. Лишка андыйларны җавапка тартырга чакырганда, моның шактый кыен эш булуын да әйтте.

Нәтиҗәләр яхшырак булсын, исемнәр ачык итеп аталсын өчен Лишка архивларны тулысынча ачарга, депортацияләрне, җәзалауларны, мәҗбүри хезмәт лагерларына җибәрүләрне өйрәнергә чакырды.

Җыенда зур чыгыш ясаган Һэрри Ву игътибарны кайбер илләрдә әле дә коммунистларның хакимияттә калунына юнәлтте.

“Коммунизм җинаять. Бүгенге конференция шул турыда сөйләшүгә багышлана. Бу бик яхшы. Безгә ачыклык кертергә кирәк. Әмма коммунистлар әле дә Кытайда идарә итә. Шуны онытмыйк”, - диде Ву.

Ву 20 еллап гомерен Кытайның мәҗбүри хезмәт лагерларында уздырган.

1979 елда иреккә чыкканнан соң ул Кушма Штатларга күченеп Кытайдагы кеше хокукларын бозуларны өйрәнүче Лаогай тикшеренүләр вакыфын оештырган.

Ву Көнбатышны Кытайга икътисадый этәргеч бирүче хезмәттәшлек вакытында андагы коммунистик хакимиятнең репрессив чараларын да онытмаска чакырды.
XS
SM
MD
LG