Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кокойты: Русия Көньяк Осетия белән дәүләтара мөнәсәбәтләр төзи


Көньяк Осетия Грузиядән бәйсезлек игълан иткәннән соң, кайберәүләр аның Русия белән кушылу ихтималлыгын фаразлады. Чынлыкта ул киләчәктә үзен Русиянең бер өлеше дип күзаллыймы, яисә аерым дәүләт буларакмы? Азатлык радиосы хәбәрчесе Олег Кусов Көньяк Осетия җитәкчесе Эдуард Кокойты белән сөйләште.

- Русия һәм аннан читтә Көньяк Осетия киләчәге турында төрле фикерләр хөкем сөрә. Кайберәүләр Көньяк Осетиянең Русия белән берләшү мөмкинлеген әйтә. Икенчеләр республиканы үсеш алачак аерым дәүләт итеп күрә.

- Көньяк Осетия халкы бу хакта үз фикерен референдумда инде төгәл җиткерде һәм республиканың бәйсез булып танылуы бу очраклык түгел, ә хәл ителгән мәсьәлә. Шуңа күрә, без бүген үз бәйсезлегебезне, ирекле дәүләтебзне төзиячәкбез. Әлбәттә, Русия федерациясенә бик рәхмәтлебез. Ул безнең өчен инде гасырлар дәвамында төп стратегик хезмәттәш булып кала.
Русия Көньяк Осетия бәйсез дәүләт булып аякка басуы өчен барысын да эшли. Әлбәттә, Русияне чит җирләрне басып алуда гаепләргә теләүчеләр күп. Әмма бу һич кенә дә алай түгел. Русия безнең белән дәүләтара мөнәсәбәтләр төзи.

- Төзекләндерү эшенә килгәндә, аеруча да оппозиция, әлеге эшләрнең чынлыкта алып барылмавын әйтә.

Оппозициягә килсәк, Көньяк Осетиядә оппозиция бар. Әмма бу сүзләрне әйтүчеләр элекке түрәләрдән торган бер төркем канәгатьсез кешеләр үзләрен оппозиция дип танытырга тырыша. Бу үпкәләгән кешеләр. Көньяк Осетияне торгызуга килгәндә, бу эш бара. Әлбәттә бөтен кеше теләгән тизлектә түгел. Чөнки кайберәүләр аны ике айда торгызып була диләр, икенчеләре бер ел кирәк, ди. Әмма бу 20 елда җимерелгән әйберләр, ә 5 көнлек сугыш нәтиҗәсе генә түгел. Барлык документлар юкка чыккан. Без хәзер аларны яңадан ясыйбыз. Бөтен эшне төптән башкарабыз. Әмма бүген Көньяк Осетия җитәкчелеген караклыкта гаепләргә телиләр. Моны намусы булмаган кешеләр эшли.

Барлык Көньяк Осетия бер төзелеш мәйданына әйләнде. Без шәхси торакны заманча итеп эшлибез. Аларның мәйданы да зуррак, уңайлылык ягыннан да югарырак. Чын Европача йортлар. Шулай ук барлык торбаларны алмаштырабыз, юлларны ясыйбыз. Әлбәттә алар күзгә күренми, шуңа эшләнгән эш белән мактанып булмый. Кавказ аша үтүче машина юлын рәтлибез. Чөнки ул күп мәгънәгә ия. Бүгенге көндә икътисад үсеше өчен җитди проектлар кирәк. Шул исәптән дәүләтара проектлар да. Бу беренче чиратта Русия белән. Һәм бүген без берничә проект имзаларга әзерләнәбез. Шул исәптән Русия белән сәүдә һәм таможня мөнәсәбәтләре дә төзергә җыенабыз. Бу Көньяк Осетия икътисады үсешенә этәргеч булачак

Кайбер мәгълүмат чаралары Көньяк Осетия премьеры Вадим Бровцевның
эштән китә дигән мәгълүмат таратты.

Бу Көньяк Осетиягә начарлык теләгән кешеләрнең фикерләре. Алар Русия белән Көньяк Осетиянең ачуланышуын тели. Нәкъ минем соравыма карап, хөкүмәтне җитәкләячәк белгеч Русиядә сайланды. Чөнки финанслау Русиядән килә. Һәм без контрольне дә Русиянең алып баруын телибез. Якын көннәрдә генә безнең сорау нигезендә хисап пулаты вәкилләре дә киләчәк. Бровцевка килгәндә, аның китү турында мөрәҗәгате булмады. Безне каралту теләкләре бар, беренче чиратта Русия җәмәгатьчелеге алдында. Әмма бу тормышка ашмаячак.

- Интернет басмаларда хокук яклаучы Фатыйма Маргиеваның кулга алынуы турында мәгълүматлар киң яңгыраш алды.


Маргиева кебек кешеләрне хокук яклаучы дип атау хәтта көлке. Әгәр анардан балалары да ваз кичә икән... Мин студентлар зыялылар клубына биргән акчаларны ул нигездә үзләштерде. Канун бар. Һәм бу президент соравы да, президентка сорау да түгел. Мәхкәмә барысын да ачыклар. Һәрбер җинаятьче үзеннән зур бер хокук яклаучы яки оппозиция вәкиле ясаса, димәк бу инде беренчедән үзенә игътибарны арттыру, икенчедән, безне кимсетү өчен булдырылган бер юнәлеш. Маргиева күп тапкырлар канун бозды. Читкә чыкмау турында кисәтүе булса да, мәхкәмә оешмаларына әйтмичә Көньяк Осетия республикасыннан киткәләде.

Гражданлык җәмгыятенә килгәндә, Төньяк Осетиядә ул бик абруйлы. Бу өлкәдә мин киләчәктә хөкүмәткә карамаган оешмаларны да яклаячакмын. Әмма икенче яктан, аларның кайвакыт республика казнасына салым түлибез диюе көлке тоела. Мин аларны һичшиксез бергә җыячакмын. Бөтен дөньяга ялганлаулары өчен миңа оят. Президент каршында хөкүмәткә карамаган оешмалар белән эшләүче махсус дәүләт киңәшчесе бар. Һәм хакимият белән килешеп эшләгән әлеге оешмаларның бернинди проблемнары юк һәм киләчәктә дә ярдәмләшеп гамәл кылачакбыз.
XS
SM
MD
LG