Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилнең элекке премьеры мәхкамә каршына басты


Израилдә элекке премьер-министр, коррупциядә гаепләнүче Эһуд Олмертны хөкем итү башланды.

Моңарчы Израилдә эллекке дәүләт башлыклырының мәхкамәгә тартылганы юк иде әле.

Олмерт алдашуда, керемнәрен яшерүдә, Иерусалим шәһәр башлыгы, сәнәгать һәм сәүдә министры булганда ялган документлар ясауда гаепләнә.

Шушы гаепләүләр сәбәпле Олмерт елъярым элек хакимияттән китәргә мәҗбүр булды.

Шуннан соң Израилдә вакытыннан элек сайлаулар үткәрелеп уңчы Биньямин Нетаньяһу җиңеп чыкты, уртачыл Кадимә фиркасе оппозициягә күчте.
XS
SM
MD
LG