Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарга кол язмышы теләмик”


Русиядәге татар авыллары берләшмәсе эшчәнлеген көчәйтеп җибәрергә, киләчәге булган татар авыллары образын булдырып, башкаларына үрнәк күрсәтергә җыена. Быел 24 майда Самар өлкәсе Гали авылында беренче мәртәбә Русия татар авылларының Сабантуй бәйрәме оештырыла. 2011 елда Сабантуй Чуашстанның Шыгырдан авылында үтәчәк.

24 февральдә Русиядәге зур татар авыллары берләшмәсенең утырышы узды. Анда татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Пенза өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте, авыллар берләшмәсе җитәкчесе Кәзем Дибирдиев, Самар өлкәсе, Чуашстан, Татарстан вәкилләре, конгрессның бүлек рәисләре Марс Тукаев белән Фәрит Уразаев катнашты.

Рәшит Сәнҗапов яңа рәис


Татар авыллары берлегенең яңа рәисе итеп Чуашстан милли-мәдәни мохтарияте, “Тормыш” агрофирмасы җитәкчесе Рәшит Сәнҗапов сайланган. Кәзем Дибирдиев җитәкчелектән үз теләге белән киткән.

Татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге рәисе Фәрит Уразаев белдерүенчә, бүген татар халкы мәгариф һәм җир мәсьәләсе турында ныклап уйланырга тиеш. Чөнки Русиядә милек бүлү шартларында татар авылы яши алырмы? Шуңа күрә татар авыллары берлегенең кирәклеге көн кебек ачык, ди ул.

“Хәзер күп татар эшмәкәрләренең җир биләмәләре бар. Татар киләчәктә җиргә мөнәсәбәте аша милләт буларак сакланып кала ала. Бүген татарның 75%-ы шәһәрдә яши, 25%-ы гына җирдә калды. Әмма җирсез халык – ул очсыз хезмәт көче генә. Аны кем ничек тели шулай файдалана. Ә җирле кеше – милекле кеше. Андыйлар ирекле фикер дә йөртә ала”, ди Уразаев.

Татарстаннан читтәге авыллар үрнәк күрсәтә

Утырышта катнашучылар шундый фикергә килгән: Пензадагы Әләзән, Самардагы Гали, Чуашстандагы Шыгырдан кебек киләчәге булган зур татар авыллары башкаларга да үзенең милли яшәү рәвешен, сакланып калу ысулларын күрсәтә башларга тиеш. Шуңа күрә авыллар берлеге Сабантуйларны да санап үтелгән авылларда үткәрергә, анда башка авыллардан да вәкилләр чакырырга җыена.

“Бүген Самар өлкәсенең Гали авылы халкы җир эшкәртеп яшәп ята. Помидор, кыяр үстерә, хәләл казылык җитештерә. Милек бүлү чорында да, бернигә дә карамыйча, гөрләтеп яши. Шуңа хәзер татар авылының яңа яшәешенең образын тудырырга кирәк”, ди Фәрит Уразаев.

Халыкның 50%-ы авылда яшәргә тиеш

Бүген Русиядә авыллар бетеп барса да, Фәрит Уразаев кешелек тарихында җирне бөтенләй ташлап бетерүче милләт булмаган дип саный. Әгәр халыкның яртысы шәһәрдә, икенче өлеше авылда көн күрсә, татар милләте исән калачак, ди ул.

“Татарның 75%-ы шәһәрдә яшәү сәбәпле, мин халыкка бер фикер тәкъдим итәм. Зур калалар тирәсендә шәхси йортта яшәп, шәһәргә килеп эшләү гадәткә әйләнергә тиеш. Сугыштан соң Америкада “Бер катлы Америка” дигән проект эшләнде һәм халыкның бер өлеше җир эшкәртү мәдәнияты аша сакланып килде. Шуңа күрә татар халык да җирне ташлап бетермәс. Шәһәр һәм авыл мәдәнияте бер-берсен тулыландырып яшәр дигән өмет бар”, ди Уразаев.

Татар җирсез калмасмы?

Русиядә барган милек бүлү хәрәкәте Татарстанны да читләтеп үтми. Бүген республика җирен 14 корпорация бүлеп алды. Берьяктан, бу яхшы, әмма куркыныч ягы да бар. Әйтик, бер инвестор җирен залогка салып банктан кредит ала. Әмма акчаны кире кайтара алмый, ә банк аның җирен тартып ала. Шулай итеп, Татарстан җире читтәге бер банкның милкенә әйләнә. Татар кешесенә өй кырыендагы бакча гына калырга мөмкин. Татарга исә ул җирдә генә икътисади яктан тәпи йөрергә өйрәнү бик кыен булачак, дип саный Фәрит Уразаев.

Шуңа бүген татар кешесе җиргә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш. Чөнки җирсез кеше кемнеңдер колы булып кала. Татарга мондый язмыш теләргә тиеш түгелбез, дип белдерә татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев.
XS
SM
MD
LG