Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53

25 февраль көнне Мисырның Русиядәге илчесе Иззат Әс-Саад Казанга килергә тиеш иде. Шәймиев һәм Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева белән дә очрашу көтелде. Илче сәфәрен кичектерде.

Татарстан президенты матбугат хезмәтеннән, илченең Казанга булачак сәфәренең кайчанга кадәр кичектерелүе билгесез, дип әйттеләр. Бәлки, бу очрашулар вакытында Татарстанда Мисыр мәдәнияте көннәрен үткәрү турында да сөйләшүләр алып барылган булыр иде.

Ник дигәндә, әле күптән түгел Каһирәдә узган 42нче халыкара китап ярминкәсе вакытында Мисырның мәдәният министры киңәшчесе Әнвәр Ибраһим Татарстанда мәдәният көннәренең булырга тиешлеген дә әйткән булган. Бу хакта “Мәдәни җомга” газеты яза.

Каһирә ярминкәсендә Татарстан нәшрияты вәкилләре, сәнгатькәрләр һәм язучылар беренче тапкыр катнашты. Әлеге чарада катнашкан Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев: “Мине аеруча татар басмаларының башка илләрнеке янәшәсендә сыйфатлы һәм затлы булып күренүе сөендерде. Китапларыбыз полиграфия ягыннан да, зәвекъле бизәлеше белән дә алга киткән илләрнекеннән һич кенә дә кайтыш түгел икән”, дип белдерде.

Татарстан әлеге күргәзмә вакытында үзендәге бөтен нәшриятләрнең дә басмаларын тәкъдим иткән иде. Халыкара чарада 40лап ил катнашты.

Рәсем "Мәдәни җомга" газетыннан

Гарәпләр татар китапларының ни турында икәнен аңламаган

Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Мисырны пирамидалар иле дип кенә белә идек, баксаң ул тау-тау өелгән китап пирамидалары иле дә икән, дип белдерә.

Язучылар берлеге башлыгы Каһирәдән төрле телләргә тәрҗемә эшен кичекмичә киңәйтергә кирәк, дигән уй белән кайткан.

“Безнең әдәби тәрҗемә секциясе эшләп килә. Киләчәктә гарәп теленә һәм гарәп теленнән татарчага да тәрҗемә итә ала торган белгечләрне дә туплап бу эшне башлыйсы була”, ди Ибраһимов.

Китап ярминкәсендә Мисыр мәдәният министрының әдәби басмалар киңәшчесе Әнвәр Ибраһим катнашында татарстаннар белән берлектә түгәрәк өстәл сөйләшүе дә үткән. Әнвәр Ибраһим үзләрендәге мәдәни һәм әдәби багланышларның ничек куелганлыгын да сөйләгән.

“Мисырда әдәби тәрҗемә өчен дәүләт программ-проекты бар. Шулай ук әдәби тәрҗемә буенча дәүләт үзәге дә эшли. Алар белгечләрне һәм язучыларны бергә туплаган. Күпчелек инглиз һәм француз телләреннән тәрҗемә итәләр. Элегрәк рус әдәбияты үрнәкләрен дә әлеге телләр аша тәрҗемә иткәннәр. Хәзер исә туры тәрҗемә ясыйлар”, ди Ибраһимов.

Аның сүзләренчә, Мисыр мәдәният министрының әдәби басмалар киңәшчесе Әнвәр Ибраһим үзе Мәскәүдә укыган. Рус әдәбиятына игътибарга моның да йогынтысы юк түгелдер.

Аннан да кала, соңгы 10-15 елда русияләр сәяхәт бизнесы аша илнең казнасын тутыруда “зур көч куя”. Туристлар аша акча җәлеп иткәндә тел, гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне яхшы белү зарур. Хәбәрдар булу теге, я бу илдән килүчеләрнең йомшак якларын да ача бит.

Алар бит 7 телне белә!
Эльвира Әхтәмова

Казан дәүләт университеты студенты Эльвира Әхтәмова әле яңа гына Хургададан кайткан. Кояш кызуыннан борын тиресе дә кубып төшкән, хәтта. 7 көнлек сәфәргә Казаннан туры чартер белән бару өчен бары тик 13 мең генә түләгән ул. Бу аның чит илгә беренче сәяхәте. Һәм теләге акланган.

“Миңа бик ошады. Уңай тәэсирләр белән генә кайттым. Кызындым, Кызыл диңгезне күрдем, экскурсияләргә йөрдем. Мине гарәпләрнең 7 тел белүе бик гаҗәпләндерде. Сәяхәт бизнесында эшли торган кеше рус, француз, алман, итальянча да сөйләшә. Гарәпләрнең, бигрәк тә мисырларның, турбизнеска зур игътибар бирүе миндә уңай тәэсирләр уятты”, ди Әхтәмова. Чираттагы сәяхәтенең дә нәкъ шул илгә булачагын әйтә.

“Казан” халыкара һава аланы сүзчесе Регина Юнысова сүзләренчә, Казаннан туры Мисырга очучылар саны елдан-ел арта гына. Узган ел 205 очкыч 32 меңнән артык пассажир белән Кызыл диңгез яр буйларына юл алган. Быелның гыйнвар аенда гына Шарм Әш-Шәехкә һәм Харгадага Казаннан 28 очкыч киткән. 3600 кеше ял итеп кайткан.

Диңгез ялын яратучыларның үз тормышы. Аларга нәрсә, илче килде ни дә, килмәде ни. Ә менә мәдәни багланышлар вакытында теге яки бу мәмләкәтнең уңышлары да, җитешсезлекләре дә күз алдында.

Китапханә - дөнья могҗизасы

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы китап ярминкәсе дәрәҗәсен күтәргән, аларны аягүрә басып алкышлаганнар. Татарстаннар беренче тапкыр Мисырга мәдәни чарага 2008 ел башында фольклор фестиваленә барган иде.
Милли китапханә өчен махсус бина салганыбыз юк әле

“Дөньядагы иң атаклы Александрия китапханәсе Мисырда икән, бу инде күп нәрсә турында сөйли. Мең ел элек үк шундый атаклы китапханәләр булган. Гарәпләр дөньядагы иң матур биналарның берсе булган китапханәне бик кадерләп саклый. Аны дөньяның VIII могҗизасы, дип атыйлар. Без үзебезне никадәр генә китаплы халык, дисәк тә, Явыз Иван 1552 елда Казанны алганнан соң, Сөембикә китапханәсе җимерелгәннән бирле, Татарстанда Милли китапханә өчен махсус бина салганыбыз юк әле”, дип белдерде Разил Вәлиев “Мәдәни Җомга”га.

Илчеләр Казанда булгалады

Дөрес, моңа кадәр дә Казанга Мисыр илчеләре килгәләде. 2002 елда Реда Әхмәт Шехад үзенең Русиядәге вәкаләтләре тәмамланган вакытта Шәймиев белән очрашмыйча Мисырга кайтып китмәде.

Ул вакытта илче Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәкнең сәламен тапшырып, Татарстан-Мисыр һәм Русия-Мисыр мөнәсәбәтләрендә Шәймиевнең дә зур роль уйнавын, Мисырда укучы татарстаннарга ике ил хезмәттәшлеген үстерүгә өметләр баглавын җиткергән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG