Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:56

КамАЗлар Һиндстанда җыела башлады


Һидстанның Хосур шәһәрендә КамАЗ машиналарын җыю корылмасын рәсми ачу тантанасы булды.

“КамАЗ Вектра Моторз Лимитед” Һиндстан-Русия уртак ширкәте корылмасын ачу тантанасында Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, КамАЗның баш мөдире Сергей Когогин һәм Һиндстанның Вектра ширкәтләре төркеме президенты Рави Риши да катнашты.

Миңнеханов үз чыгышында Татарстан хөкүмәтенең КамАЗ машиналарын Һиндстанда җыюны тулысынча яклавын белдерде.

Татарстан белән Һиндстан ширкәтләре арасында мондый юнәлештәге хезмәттәшлекнең киләчәктә артачагына өмет белдерде Миңнеханов.

Икътисадый кризис чорында Чаллыда КамАЗ машиналары чыгару нык кына кимеде.

XS
SM
MD
LG