Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 14:00

24 февральдә Мәскәүнең милләтләр йортында «Туган тел» оешмасы туган тел көненә багышланган очрашу уздырды. Туган тел көне дип ЮНЕСКО билгеләве буенча 21 февраль игълан ителгән булса да, ул көнне «Туган тел» оешмасына үткәрү урынын бирмәгәннәр.

Мәскәүдә «Туган тел» оешмасы туган тел көнен дүртенче мәртәбә уздырды инде. Һәм һәр елны узган очрашулардагы чыгышларның текстлары, китапчык рәвешендә басылып, очрашуга килүчеләргә таратыла. Ә инде очрашу ахырында резолюция кабул ителә.

Һәр елдагы кебек ул резолюциядә туган телне үстерү, өйрәтүгә кирәкле хокукый, социаль, икътисади гарантияләр алыр өчен Русия президентына мөрәҗәгать итү дә каралган. Ләкин чынлыкта туган тел мәсьәләсе аерым бер шәхесләрнең генә кайгыртуына кайтып кала. Алар кирәкле дәрәҗәдә бу мәсьәләне чишә алмыйлар. Чөнки халык арасында туган телне өйрәнү ихтыяҗы кимегәннән кими бара.

Бу хакта без Гаяз Ямбаев белән әңгәмә кордык. Ул күп еллар инде туган тел курсларын оештырып килә. Беренче татар классларын оештыруда да бик актив катнашкан иде. Бүгенге көндә аның тырышлыгы белән Мәскәүдә туган тел һәм дин дәресләре укытыла. Ләкин Янбаев бу эшләрнең нәтиҗәләре белән канәгать түгел.

Гаяз Янбаевның әйтүенә караганда, татар телен өйрәнергә йөрүчеләр бик аз, 3-4 кеше генә. Ул хәтта инглиз телен татар теле аша өйрәнү класслары да ачкан, ләкин кеше йөрми, ди.

"Без ифтар ашлары уздырганда, корбан итләре өләшкәндә 150әр кеше җыела. Аларга оныкларыгызны, балаларыгызны туган тел курсларына йөртегез, алайса кабат мәҗлесләргә чакырмыйбыз дип тә карыйбыз, ләкин тәэсир итми ди", Гаяз Янбаев.

Ул шулай ук Түбән Новгород өлкәсендәге Салган дип аталган бер урыс авылында татар балалары өчен балалар йорты ачылганын әйтте. "20 пар аяк киеме алып, мин ул балаларны күрергә бардым. Алар ялан тәпи йөриләр. Анда әти-әни хокукларын югалтканнардан тартып алынган кечкенә татар балаларны яши. Рус балалары да бар барын, алары 5 кеше. Калган 15 бала татар милләтеннән.

Тәрбия эше бу балалар йортында рус телендә бара. Тәрбиячеләр руслар. Татар балалары татарча бер авыз сүз дә белми. Аларга ярдәм итүчеләр бар дип әйтәләр. Минемчә, ул ярдәм бары тик тәрбиячеләргә китеп бара, балаларга тәтеми", диде Гаяз әфәнде.

Рафаэль Мөхәмәтдинов
24 февральдә Туган телгә багышланган очрашуда ни гаҗәп, очрашуны ачып җибәрүче «Туган тел» оешмасының җитәкче урынбасары Дамир Сираҗетдиновтан башкалар барысы да татарча чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар арасында Казанның тарих институтыннан галим Рафаэль Мөхәметдинов, профессорлар Әхтәмҗан һәм Борханов, шагыйрә Венера Вәлиева, язучы Әхмәт Саттар, Мөхәммәт Миначев һәм башкалар бар иде. Очрашуда барлыгы 40ка якын кеше катнашты.

Казан кунагы Рафаэль Мөхәмәтдинов үзенең чыгышында ни өчен татар теле кирәкле дәрәҗәдә үсеш ала алмый дигән сорауга җавап бирергә тырышты. Бу темага күп мәкаләләр язылган инде. Ләкин беренче чиратта туган тел мәсьәләсен сәяси яктан хәл итү кирәк, дип башлады ул сүзен.

"Татарстанда 1994 елдан алып 2004 елга кадәр 10 елга туган телне үстерер өчен бары тик 2 миллион сум каралган булган. Ул вакытта беркем дә туган тел турында уйламады, илдә хосусилаштыру башланды. Аларда хосусилаштыру, күбрәк алып калу кайгысы булды. Хәзер инде алдагы 10 елга туган тел ихтыяҗларына 50 миллион сум каралган. Ләкин бу акчалар гына туган телне үстерү ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый. Шул ук вакытта татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмады", диде ул.

Без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Шул ук «Кем гәепле?», «Нәрсә эшләргә?» Ни өчен халык туган телне өйрәнергә атлыгып тормый?» дигән сорауларга ул болай дип җавап бирде.

«Беренчедән: Туган телне өйрәнергә мотивация юк. Гади кеше, моны өйрәнсәм күпме акча эшли алам, дип уйлый. Социаль файда бирмәгәч аның кирәге дә юк дип нәтиҗә чыгара. Татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә булмагач, ул матди максатка ирешергә бирми. Шуңа күрә тел безгә рухи азык буларак кирәк диючеләр генә туган телне өйрәнү ягында. Бу инде күпчелек түгел, бары тик зыялылар гына дип әйтергә була.

Дәүләт ягыннан адымнар ясарга кирәк. Ә ул зур акчалар белән бәйле. Акчалар кампродорлар, ягъни олигархлар кулында. Монда чыгыш ясаучы Әгъдәс Борһанов та әйтеп китте, алар бүлешергә теләми. Урта сыйныф эшмәкәрләр ярдәм итә алыр иде, ләкин олигархлар аларны кыса, басып ала, аларның эшләрен үстерергә юл бирми. Менә шундый мәсьәләләр», диде Рафаэл Мөхәметдинов.

Шулай итеп, Мәскәүдә, Милләтләр йортында туган тел көнен билгеләп, «Туган тел» оешмасы очрашу уздырды. Чыгыш ясаучылар туган телгә ничек ярдәм итәргә, бүгенге көндә туган телнең торышы дигән сорауларга җавап бирергә тырышты.Иң мөһиме алар бу йөкне тагы да үз өсләренә алды. Һәм нәтиҗәдә:"Без үзебез эшләмәсәк безгә хөкүмәт ярдәм итмәячәк", диде алар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG