Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:22

Янукович Украина президенты буларак ант итте




Атнакич көнне Югары Радада үткән инаугурация чарасында залның бер өлеше буш иде. Премьер-министр Юлия Тимошенко тарафлы депутатлар бу чарага бойкот белдерде. Залның калган өлеше президентлыкка ант итәргә чыккан Виктор Януковичны алкышлап каршы алды.

Мәскәү тарафлы Виктор Янукович өчен бу үзенә күрә тарихи вакыйга. 5 ел элек үткән сайлауда да ул башта җиңүче дип игълан ителгән иде. Ләкин йөзләгән мең кеше мәйданга чыгып, хәрәмләшүле нәтиҗәләргә каршылык белдергәч, чигенергә мәҗбүр булды.

Кабат үткәрелгән сайлауда Көнбатыш тарафлы Виктор Ющенко җиңде. Ләкин Әфлисун инкыйлабының гомере кыска булып чыкты. Инкыйлаб юлбашчылары арасында үзара көрәш башланды. Халыкның алардан күңеле кайтты. Бүгенге тантанада Ющенко да, Тимошенко да катнашмады.

"Украина авыр хәлдә"

Ант иткәч Янукович кулына президент чукмарын алды
Ант биргәннән соң ясаган чыгышында Янукович Украинаны яңа юлга чыгарырга вәгъдә итте. “Украина бик авыр хәлдә. Киләсе елга бюджет юк. Тышкы бурычлар котычкыч. Хәерчелек, җимерек икътисад, коррупция – бу проблемнарның әле бер генә өлеше ” диде ул.

Тимошенко исә Януковичның үзен коррупциягә баткан олигархлар төркеме вәкиле дип атый. Тимошенко сүзләренчә, алар Әфлисун инкыйлабының демократик кыйммәтләрен аяк астына салып, илне янә Мәскәү йогынтысына кайтарырга җыена.

Алай да элекке коммунист җитәкче, яшьлек елларында көч куллану һәм талау өчен ике тапкыр төрмәдә дә утырып чыккан Янукович, бүгенге чыгышында эшкуарлыкны сәясәт белән бутамаска, илне Европа белән берләшү юлыннан алып барырга вәгъдә итте.

“Безнең тышкы сәясәт Русия белән дә, Европа Берлеге белән дә, Кушма Штатлар белән дә тигез һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләргә нигезләнгән булачак” диде Янукович.

Көрәш дәвам итә

Тимошенко инаугурация көнендә Европа Берлеге вәкилләре белән очрашты
Киләсе дүшәмбедә үк Янукович беренче рәсми сәфәре белән Брюссельгә барырга җыена. Көн тәртибендә беренче чиратта икътисад мәсьәләләре, Халыкара валюта фонды белән 16 миллиард долларлык туңдырылган кредит турында сөйләшүләр.

Янукович Украинаның НАТОга керү омтылышларын туктатырга, Мәскәү белән газ сөйләшүләрен яңартып җибәрергә вәгъдә итте. Белгечләр фикеренчә, шушы нигездә ул Русиянең Газпром ширкәте белән тыгызрак бәйләнеш урнаштырырга тырышачак.

Бүгенге инаугурация бәхәсле сайлауга нокта куйса да, илдәге сәяси низаг тукталмас кебек. Тимошенко мәхкәмәгә биргән шикаятен алса да, президентка каршылыгын дәвам итәчәген белдерде.

Үз нәүбәтендә Янукович Тимошенконы урыныннан читләтергә вәгъдә итте. Премьер-министр урынына уд әлегә өч намзәтне атады. Хәзер киләчәк коалиция турында сөйләшүләр бара.

Нихаять, Януковичның тагын бер вәгъдәсе – ул конституцияне үзгәртеп, президент вәкаләтләрен кабат арттырырга җыена.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG