Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:22

Удмуртия башкаласы Ижауда татар телен саклап калуны күздә тотып 2009 елда милли оешма барлыкка килүенең 20 еллыгын тантана иттек. Ә 30 ел элек Ижауда милли моңнарыбызны саклап калу юнәлешен күздә тотып, татар ансамбле оеша. Алар коллективка “Гүзәл” исеме бирә. Ансамбль 20 февральдә үзенең өч дистә еллык юбилеен билгеләп үтте.

Нәкъ утыз ел элек Казан мәдәният институтын тәмамлап, Нурулла Хуҗагалиев туган шәһәре Ижауга кайта. Ул җырга-моңга һәвәс берничә милләттәшебезне бергә туплый. Соңрак җырларга һәм биергә теләүче егетләр-кызлар коллективка килеп кушыла. Бию коллективын Ваккас Нуретдинов җитәкли.

Бердәнбер татар ансамбле тиз арада дан яулый, Удмуртиядә һәм республика белән чиктәш төбәкләрендә дә “Гүзәл”ләрне көтеп алалар. Көненә өчәр концерт куярга туры килә иде, дип искә алды бүген инде Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, коллективның сәнгать җитәкчесе Нурулла Хуҗагалиев. Удмуртиядән беренче булып бу коллектив чит илгә дә чыкты, Финляндиядә гомер итүче милләттәшләребез белән очрашты.

Юбилей концертында ансамбльнең беренче елларында ук килеп, халкыбызны моңлы тавышы белән сөендергән, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәрләре Әнирә Сафина, Зәкия Исламова катнаштылар. “Ансамбль икенче гаиләм, бик теләп йөрим”, дип уртаклашты Әнирә Сафина.

Иң мөһиме – коллективка яшьләр күп килә. Юбилей концертына җыелучыларны әле җиде генә яшьлек Рөстәм Егоровның җырлавы да, сәхнәдә үзен тотуы да сокландырды.

Ансамбль җитәкчесе Нурулла Хуҗагалиев яшь җырчылар Рөстәм һәм Ләйсирә белән
Ләйсирә Шәрипова Удмурт дәүләт университетында белем ала, булачак рәссам. Татар телендә матур, аһәңле итеп сөйләшергә теләге, татар җырларын яратуы Ләйсирәне ансамбльгә китергән. Элек аның әнисе Фәкия ханым да ансамбльгә йөргән. Бүген ул кызына җырлар сайларга ярдәм итә.

“Гүзәл” ансамбле утыз ел дәвамында халкыбызга җыр-моң, дәртле биюләр бүләк итүче коллектив кына булып калмады. Татар егетләре-кызлары өчен әлеге коллектив аралашу, танышу урыны да булды. Утыз ел дәвамында биредә кавышучылар санын төгәл генә әйтә алмадылар. Әмма алар күп. Шундый парларның берсе – Мөхтәровлар гаиләсе.

“Иптәшемне биредә таптым, ул биюче иде, мин җырладым. “Гүзәл” миңа киләчәк һөнәремне сайларга да этәргеч бирде: башта Ижауда музыка көллиятен, соңрак Казанда мәдәният институтын тәмамладым. Бүген Ижау педагогика көллиятендә музыка дәресләрен укытам. Ике улыбыз да музыканы яраталар, уен коралларында уйныйлар. Мин “Гүзәл” ансамбленә, аның җитәкчесе Нурулла Хуҗагалиевка бик рәхмәтле”, диде Фәридә Мөхтәрова.

“Гүзәл” ансамбленең концертына да зал тулы халык җыелган иде. Бу хәлне ансамбльнең беренче җырчысы, бүген Чаллыда гомер итүче, күп җырлар һәм китаплар авторы Рубис ага Зарипов та билгеләп үтте.

“Гүзәл” ансамбле ассимиляция упкынныннан бик күп егет-кызларыбызны саклап калды, бүген дә бу юнәлештә эшен дәвам итә. Нәкъ шушы юнәлештәге хезмәте өчен коллективка 1992 елда татар халык җыр һәм бию ансамбле исемен бирделәр. Аның җырчылары республикакүләм һәм башка күп санлы бәйгеләрдә җиңү яулады. Республиканың милли сәясәт министрлыгы республикада яшәүче татар халкының үзенчәлекле йолаларын саклап калуда, аларны сәхнәләштерүгә куйган хезмәте өчен рәхмәтле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG