Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босния сербларының элекке генералы Һааг мәхкамәсе каршына басты


Босния сербы Здравко Толимир халыкара Һааг мәхкамәсе каршына басты.

Ул 1995 елның июль-ноябрь айларында Сребреница һәм Жепа шәһәрләрендә мөселманнарны күпләп үтерүдә гаепләнә.

Балкан сугышы чорында генерал булган Толимир җитәкчелегендәге хәрби төркем 1700-дән артык мөселманны үтергән диелә.

Здравко Толимир элекке Югославиядә сугыш җинаятьләре кылуда гаепләнеп кулга алынганнар арасыннан мәхкамә каршына иң соңгы булып бастырылды.
XS
SM
MD
LG