Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Чечнядә Мәүлид көнне туган кайбер балаларга акча бирелә


Чечня хакимиятләре Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнендә дөньяга килгән кайбер балаларның ата-аналарына берәр мең доллар күләмендә акча вәгъдә итә.

Бу акча ул көнне туган малайларга Мөхәммәт дип, кызларга пәйгамбәрнең анасы хөрмәтенә Әминә дип исем биргән ата-аналарга бирелә.

Чечнядә Мәүлид бик зурлап бәйрәм ителә. Бәйрәм чаралары атнакич кояш баегач башланып китеп таңга кадәр дәвам итте.

Грозныйда лазер тамашасы оештырылды, таң атканда, бәйрәм ут тамашасы, салют булды.

XS
SM
MD
LG