Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиянең Әфганстандагы гаскәре мөддәте озайтылды


Германия парламенты Әфганстанга өстәмә 850 хәрби җибәрү һәм үз гаскәрләренең андагы хезмәт мөддәтен тагын 1 елга озайту турында карар чыгарды.

Әфганстанда хәзер Германиянең 4500-ләп хәрбие бар. Аларның күпчелеге чагыштырмача тыныч саналган төньякта урнашкан.

Бу Әфганстанда АКШ һәм Британиядән кала өченче иң зур төркем.

Фикер белешүләр Германия халкының Әфганстанда гаскәр тотуны хупламавын күрсәтсә дә, гаскәрләрнең андагы мөддәтен озайту карары парламентта ныклы яклау тапты.
XS
SM
MD
LG