Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШның ракета калканы планын тәнкыйтьли


Русия тышкы эшләр министрлыгы Европада төзеләчәк АКШ ракета калканы мәсьәләсендә Мәскәүнең "җитди сораулары бар" дип белдерде.

Министрлык вәкиле Андрей Нестеренко Европада берьяклы гына уйлап чыгарылган ракета куркынычына каршы ашыгып ракета калканы төзү Европадагы иминлек корылышына зыян китерә диде.

Күптән түгел Бухарест АКШның яңа тәкъдим ителгән ракета калканының бер өлешен Романиядә урнаштыру турында Вашингтон белән сөйләшүләр үткәрәчәген игълан иткән иде. Болгарстан да бу эштә катнашырга әзер булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG