Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:23

Русиянең яңа хәрби доктринасы һәм чынбарлык


Медведев (с2) Казакъстанның Матыбүләк ныгытмасында Казакъстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан президентлары белән

Медведев (с2) Казакъстанның Матыбүләк ныгытмасында Казакъстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан президентлары белән

Февраль башында Русия президенты Дмитрий Медведев Русиянең 2020 елга кадәр яңа хәрби доктринасын имзалады. Бу документ 2000 елда Владимир Путин имзалаган доктринаны алыштырачак. Көнбатыш күзәтүчеләре аның ике урынына игътибар итә: НАТОның куркыныч чыганагы дип аталуына һәм Русиянең атом коралын куллану ихтималына. Җентекләбрәк караганда, яңа доктринада бу ике мәсьәләдә дә әллә ни яңалык юк.

НАТОны куркыныч чыганагы дип атау Русия өчен яңа нәрсә түгел. 2000 елгы Путин доктринасында да “хәрби альянсның киңәюе Русия өчен хәрби янау булып тора” дигән сүзләр бар иде. Ул документта НАТО сүзе кулланылмаса да, сүзнең нинди хәрби альянс турында барганы һәркемгә мәгълүм иде.

Шулай да, бер яңалык бар: яңа доктринада “хәрби куркыныч” белән “хәрби янау” арасында аерма үткәрелә. Беренчесе икенчесеннән куркынычрак. Хәрби куркыныч билгеле бер шартларда хәрби янауга әйләнә ала. Ә инде хәрби янау сугышка да китерә ала.

Шушы күзлектән караганда, яңа доктринада НАТОның куркынычы әле киметелгән булып чыга. Чөнки иске доктринада НАТОның киңәюе янау дип аталган булса, яңасында ул янау түгел, бары тик куркыныч кына.

Атом коралын куллану

Атом коралын куллануга килгәндә, иске доктринада ул киң күләмле сугышларда гына кулланыла диелгән иде. Узган елның октябрендә иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев бу коралны кечкенә күләмле сугышларда куллану ихтималын әйтте. Мисал өчен, 2008 елдагы Грузия низагы шундый кечкенә күләмле сугыш санала.

Яңа доктринаны Патрушевның иминлек шурасы әзерләде. Алай да, ахыргы текстта сугышның зурлыгына ишарә юк. Атом коралы “дәүләтнең яшәешенә куркыныч туганда” кулланыла диелгән. Атом коралы белгече Николай Соков сүзләренчә, мондый җөмләне башка атом дәүләтләре да куллана.

Танылган хәрби белгеч Александр Гольц фикеренчә, яңа доктринада игътибарны җәлеп иткән тагын бер нәрсә – аның Русиядә игълан ителгән хәрби реформага каршы килүе.

Берьяктан, саклану министры Анатолий Сердюков резервистларга мөрәҗәгать итми генә һәр мизгелдә сугышка керергә әзер торган заманча гаскәр булдыру кирәклеген алга сөрә. Аның бер миллионлы армиясе НАТО белән сугышу түгел, Русия читендәге низагларны тиз арада бастыру өчен каралган. Икенче яктан, яңа доктринада гадәти гаскәргә дә, резервистларга да урын калдырылган.

НАТО – дошманмы, партнермы?


Франциянең «Мистраль» боралак көймәсе
Нихаять, тагын бер каршылык – Русия армиясен заманча корал белән тәэмин итү мәсьәләсе. Искергән хәрби техниканың, Сталин чорыннан калган идарә системының замана таләпләренә туры килмәвен Русия җитәкчеләре үзләре дә аңлый булса кирәк.

Узган елның сентябрендә премьер-министр Владимир Путин Көнбатыш белгечләре белән очрашу вакытында Русиянең корал җитештерү өлкәсендә Көнбатыш илләре белән хезмәттәшлек итәргә теләвен әйтте. Русия җитәкчеләре үз коралының сыйфаты белән канәгать булмыйча чит илләрдән, шул исәптән НАТО илләреннән дә корал алу турында сөйләшүләр алып бара. Соңгы мисалларның берсе – Франциянең «Мистраль» исемле боралак көймәсе.

Әлбәттә, бу Русия өчен уңай күренеш. Әлеге хезмәттәшлек һәм алыш-бирешләр аның армиясенең куәтен арттыра. Ләкин бу сәясәт хәрби доктринага каршы килә. Берьяктан, Мәскәү НАТОны куркыныч чыганагы дип атый. Икенче яктан, шул куркыныч чыганагыннан корал сатып ала һәм аңа хезмәттәшлек тәкъдим итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG