Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:12

26 февральдә Казанда тормыш иминлегенең заманча проблемаларына багышланган халыкара конференция узды. Рәсми кунаклар арасында Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановтан кала, Мәскәү, чит ил иминлек хезмәте вәкилләре дә бар иде.


Халык белән даими элемтәдә торучы психолог Рамил Гарифуллин әйтүенчә, ил җитәкчелегенең иминлек, куркынычсызлык проблемаларына игътибар итүләре юкка гына түгел.

“Русиянең байлыгы бар, шуны саклау өчен ниндидер процесслар булырга тиеш. Бер якта байлык, икенче якта кешеләр иминлеге”, ди Рамил Гарифуллин. Аның фикеренчә, түрәләр өчен кешеләр иминлегенә караганда материал әйберләр беренче урында тора.

“Монда тәкъдим ителгән техниканың күбесе акча эшләү өчен ясалган. Кешеләрне кайгыртып эшләнелгәннәре бик аз”, диде билгеле психолог.
Гарифуллин әйтеп киткән акча эшләү җайланмаларын, ягъни эчке эшләр идарәсенең заманча техникасын җыен башланганчы барлык кеше дә күрә алды. Шулай ук аларны Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов та карап чыкты. Аңа кадәр ул “Корстон” күңел ачу үзәгенә килеп керүгә, конференциягә җыелган кешеләрне сәламләде, изге теләкләрен җиткерде.

Тормыш иминлегенең заманча проблемаларына багышланган халыкара фәнни җыенда Татарстан җитәкчелегеннән кала, Русия Дәүләт Думасының иминлек буенча комитет башлыгы Владимир Васильев, илнең юл хәрәкәте иминлеге буенча баш инспекторы Виктор Кирьянов һәм башка кунаклар катнашты. Алар арасында шулай ук республиканың төрле министрлык вәкилләре, фәннәр академиясе әгъзалары, Америка, Алмания, Австрия, Англия кебек илләрдән килгән галим-белгечләр дә бар иде.
Җыенның төп оештыручысы – республика хөкүмәте. Алар иминлеккә багышланган чарага зур игътибар биргәннәр, “Корстон”да алма төшәр урын да юк иде.

Халыкара конференциянең максаты – тормыш иминлегенең төрле өлкәләренә инновацион эшләнмәләрне куллану тәҗрибәсе, фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән уртаклашу дип аңлаттылар.
Чыгыш ясаучылар Русиядә төрле техник сәбәпләр аркасында үлүчеләр санының артуын, эчке эшләр органнарының эшчәнлегенең түбән дәрәҗәдә булуын һәм милициянең үзгәреш кичерергә тиешлеген әйтте. Ләкин сөйләүчеләрне тыңлаучы кунаклар төп игътибар материаль-техник әйберләргә бирелде диләр. Шуңа да бу чараны зур кызыксыну белән күзәткән психолог Рамил Гарифуллин, иң беренче чиратта халык иминлегенә зур игътибар бирергә кирәк ди. Чөнки проблемалар шактый икән. Аерым алганда ул, виртуаль дөньяга бәйлелек, акыл зәгыйфьләнүе, наркомания, эчкечелек кебек проблемаларны атады.

Халыкара җыен аерым мөрәҗәгать (резолюция) кабул итү белән тәмамланды. Аның эчтәлеге искиткеч, тик кәгазьгә язылганнар тормышка ашармы дигән сорау күпләр өчен җавапсыз калды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG