Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:55

Казанда шимбә көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 4-нче корылтае узачак. Хәзер әлеге чарага соңгы әзерлек эшләре бара. Бу хакта без Татарстан мөселманнары Диния назәрәте рәисенең урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб белән сөйләштек.


- Вәлиулла хәзрәт, корылтай уздыруга инде барысы да әзерме? Ераклардан да шактый гына кунаклар көтелә иде. Алар килдеме?

- Хөрмәтле Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендәге Русия мөфтиләр шурасы вәкиллеге инде килеп җитте. Тиздән Грозныйдан махсус чартер очкыч белән кунакка Кавказ мөфтиләре киләчәк. Бүген корылтай узачак Г. Камал театры бинасында оештыру төркеменең соңгы утырышын үткәрдек. Театр бинасында корылтай үткәрү өчен бөтен шартлар тудырылган. Һәм шимбә иртәнге 8-дә теркәү башланачак.

- Ә барлыгы ничә вәкил көтелә?

- 542 вәкил сайланган. Алар тавыш бирү хокукына ия. Әмма аннан кала тагын 200-300 кунакларыбыз бар. Бу төбәк мөфтиләре, башка мөхтәрәм кунаклар. Без зыялыларны да чакырдык. Язучылар берлегеннән вәкилләр, депутатлар көтелә. Монда татар милләте үсешенә ниндидер өлеш керткән кешеләр дә катнашачак.

- Корылтайда нинди мәсьәләләр каралачак?

- Көн тәртибе инде билгеле. Ул 4-нче тапкыр узганга бер традициягә әйләнде. Беренчесе: мөфти Госман хәзрәт Исхакый Диния нәзарәт эшчәнлеге нигезендә хисап чыгышы ясаячак. Аңа вәкилләр бәя бирәчәк. Икенчесе: Диния нәзарәтнең җитәкчелеген сайлау. Һәм өченчесе: карарлар кабул итү. Ягъни киләсе 4 елга ислам үсеше юнәлешләрен, карарларны резолюция буларак раслау

- Диния нәзарәтнең җитәкчелеген сайлау дидегез, мөфтидән башка тагын кемнәр сайланачак?

- Баш казый, мөфтинең беренче урынбасары, шулай ук Диния нәзарәтенең югары органы булган пленум составы расланачак. Без инде пленумда 52 кеше булыр дип исәп тотабыз. Шулай ук 5 кешелек үзәк ревизия комиссиясен дә сайлау була.

- Ә мөфти урынына бер генә намзәт – Госман хәзрәт Исхакый гына барамы?


- Анысы инде билгеле. Декабрьдә үк пленум үткәргән идек. Анда хәзрәт "димләп-димләп" торды, әмма җөрьәт итүче булмады.

- Ә сез мөфти булсагыз нәрсә булса да үзгәртер идегезме?

- Ничек әйтергә инде үзгәртер идегезме дип... Кем генә мөфти булмасын ул бар мәсьәләләрне хәл итәргә зарур. Беренчедән, ул республикада тотрыклы үсешне тәэмин итәргә, аннары дәүләт оешмалары, җәмәгатьчелек, зыялылар белән тыгыз элемтә урнаштырып, уртак хезмәттәшлек корын киңәйтергә һәм инде җирле мөселман оешмалар, мәхәлләләрнең финанс яктан бәйсезлеген тәэмин итәргә тиеш. Ягъни бу үзфинанслауга күчү юлларын аныклау нигезендә күп елларга сузылачак программ эш. Монда кем генә җитәкче булса да бу котылгысыз рәвештә шул мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк.

бәйле язмалар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG