Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алдан билгеләнгән Татарстан мөфтие расланды


Татарстан мөселманнарының IV корылтаенда республиканың Диния нәзарәте рәисе итеп дүртенче тапкыр мөфти Госман хәзрәт Исхакый сайланды. Корылтайны алып баручы күрсәтмәсе белән мөселманнар җыены “артык сүз сөйләмичә”, “шайтан вәсвәсәсенә бирелмичә”, “тыныч кына” үтеп китте.

Мөселманнар корылтаена Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә килде. Корылтайда республиканың 1182 мәхәлләсеннән 526 делегат катнашты. Диния нәзарәте башлыгына бер генә нәмзатнең – мөфти Госман Исхакыйның гына тәкъдим ителүенә каршы килүче динчеләр булмады.

Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге җитәкчесе Исмаил Бирдиев исә “рәислеккә башка нәмзатләр юкмыни?”, “совет чорындагы кебек бөтенесе дә риза”, дип кинаяләп әйтеп куйды. 27 февральдә Камал театрында оештырылган корылтайның дустанә узуына динчеләр үзләре дә шакката.

Миңтимер Шәймиев, Госман хәзрәт Исхакый

Корылтайда Русия үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгат Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Русия президенты администрациясенең баш киңәшчесе Алексей Гришин да чыгыш ясады.

Татарстанның баш казые итеп яңадан Җәлил хәзрәт Фазлыев, ә "Болгар" мәчете имам-хатыйбы Илдус Фәиз мөфтинең беренче урынбасары булып сайланды. Ике ел дәвамында урынбасар вазифасын Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс башкарды.

“Татарлар Хәнәфи мәсхәбенә тугры калырга тиеш”

Татарстан мөселманнарының IV корылтаенда президент Миңтимер Шәймиев Ислам диненең татарларга хас булган Хәнәфи юнәлеше, милли гореф-гадәтләр, Болгар шәһәре һәм җыены турында чыгыш ясады. Динчеләргә бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләмәскә кирәклекне аңлатты. Илбашы: "андыйларга безнең арада урын булмаска тиеш", дип кистереп әйтте.


Президентның чыгышыннан аңлашылганча, соңгы елларда мөселман татарларга ислам диненең ят агымнары килеп керүнең куркыныч икәнен республика хакимияте дә аңлый. Шуңа президент ачык итеп “Татарстан мөселманнары Хәнәфи мәзһәбеннән тайпылмаска тиеш”, дип белдерде.

“Мәгълүм булганча, татарлар арасында берничә гасыр дәвамында Хәнәфи мәзһәбе юнәлешенең зыялы моделе эшләнгән. Анда башка диннәргә тигез караш, үз динеңә тугрылык күздә тотыла. Ислам диненең 1000 еллык тарихында татарлар беркайчан да икеләнеп тормаган. Башта ук Хәнәфи мәзһәбен кабул иткәннәр. Гасырлар буе аңа тугры калганнар. Шулай булырга тиеш тә.

Кызганычка каршы, кайбер имамнарның гыйбадәт кылуны, вәгазь сөйләүне, дини йолаларны татарларга хас булмаганча башкарулары турында хатлар, хәбәрләр алабыз.

Сулдан уңга: Равил хәзрәт Гайнетдин, Миңтимер Шәймиев, Госман хәзрәт Исхакый

Өстәвенә, татар өчен чит булган дини фикерләрне кайберәүләр Хәнәфи мәсхәбе артына яшерергә тырыша. Бу күренешләрне тәнкыйтьләгән дин әһелләренең, зыялыларның фикерләренә колак салу бүген дә, иртәгә дә урынлы булыр дип саныйм”, ди Миңтимер Шәймиев.

“Болгар – дәүләтчелегебезнең башы”

Татарстан президенты үзәк Диния нәзарәте оештырган Изге Болгар җыены тирәсендә барган бәхәскә дә тукталды. Чөнки Татарстан Диния нәзарәте дә, Русия мөфтиләр шурасы да әлеге җыенда катнашмый, аны диндә яңалык, ягъни бидгатъ гамәл дип саный.

Сулдан уңга: Тәлгат Таҗетдин, Исмаил Бердыев

“Тәлгат Таҗетдин җитәкчелегендә 20 ел рәттән Изге Болгар җыены үткәрелә. Әмма кайберәүләр аңа каршы дәлилләр эзләү белән шөгыльләнә. Бу мәсьәләдә бердәм фикер булырга тиеш.

Болгар безнең өчен рухи чишмә. Русиягә Ислам дине нәкъ шушы изге җирдән таралган. Шул ук вакытта Болгар безнең өчен татар дәүләтчелегенең башы, хәзерге татар цивилизациясе туган урын. Болгар җыенын үткәрү эшен Татарстан Диния нәзарәте башлап йөрергә тиеш”, диде Шәймиев.

Шунысын да әйтергә кирәк, Госман хәзрәт Болгар җыенына бармаса да, чыгышында әлеге җыенны уңай яктан гына телгә алды.

Мөфти үзәкләштерүне хуплый

Корылтай дәвамында мөфти Госман Исхакый Татарстан хакимиятенә, аеруча Шәймиевка мактау, олылау сүзләрен күп ишеттерде. Исхакый фикеренчә, Татарстанда тотрыклыкка һәм көчләр тигезләнешенә ирешү үзәкләштерү сәясәте ярдәмендә мөмкин булган.

Госман Исхакый чыгыш ясый

“Дәверләр, җәмгыять формалары алышынган вакытта, тарихи, мәдәни, географик шартлар буенча Татарстанга үзәкләштерү кулай”, ди Госман хәзрәт Исхакый.

“Русия мөселманнары берләшергә тиеш”

Татарстан мөфтие Русия мөселман оешмаларын берләштерү мәсьәләләренә дә тукталды. “Шигебез юк, Русия мөселманнарына берләшергә кирәк”, ди ул. Госман хәзрәт Исхакый исә Русия мөселман оешмаларының кушылуын өч этапта күрә.

Сулдан уңга: Татарстан епархиясе башлыгы Анастасий, Татарстанның дин эшләре җитәкчесе Ренат Вәлиуллин

“Беренче этапта төбәкләрдәге мөселман берлекләре берләшергә тиеш. Әйтик, кайбер төбәкләрдә мөселман оешмалары йә мөфтиләр шурасына, йә Диния нәзарәтенә буйсына. Бу, әлбәттә, өммәт эчендә таркалу тудыра. Икенче этапта Русия мөфтиләр шурасы һәм үзәк Диния нәзарәте кушылырга тиеш. Өченче этапта Төньяк Кавказ мөселманнары белән шартнамә төзү мәсьәләсен карап булыр иде”, ди Исхакый.

Госман Исхакый татар теле турында уйлана

Татарстан мөфтие татар теленең киләчәгенә куркыныч яный, Ислам дине исә татар телен саклап калуда ярдәм итә ала дип фикерли. Аның фикеренчә, татар телен югалту – ата-бабалар каршында гөнаһ булачак.

Шәймиев Татарстан Диния нәзарәтенә Коръән бүләк итте

“Дөресен әйтергә кирәк, татар теле тулысынча дәүләт теле була алмады. Кызганычка каршы, татар халкының күпчелеге үз теленең язмышына битараф дигән тәэсир кала. Тагын бер тапкыр әйтәсем килә: киләчәк гасырларга бербөтен милләт булып аякка басар өчен безгә үз динебезне һәм телебезне күз карасыдай сакларга кирәк”, ди Татарстан мөфтие.

Мөфтиләр бер-бер артлы чыгыш ясады

Мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның бер сәгатьлек чыгышыннан соң сүз кунакларга бирелә башлады. Башта Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, аннан үзәк Диния нәзарәте җитәкчесе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин сүз алды.


Ике мөфти дә үзәк Диния нәзарәтен, мөфтиләр шурасын һәм Төньяк Кавказ мөселманнары координация үзәген берләштерү мәсьәләсенә тукталды. Равил Гайнетдин чыгышы вакытында Тәлгат хәзрәт Таҗетдин бакчасына таш та ыргытты. “Әгәр мөселманнар баш мөфтине баш мөфти дип санамыйлар икән, ул нинди җитәкче булсын?”, диде Гайнетдин.

Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти Равил Гайнетдин Татарстан президенты Шәймиевтән Русиядә мөселман телевидение каналы булдыруда ярдәм күрсәтүен сорады.


“Шәймиев Татарстанны Русиядән аермады”


Тәлгат һәм Равил хәзрәтләрдән соң корылтай делегатларын Төньяк Кавказ мөселманнары координация үзәге рәисе, Ставрополь өлкәсе һәм Карачай-Черкәс республикасы мөфтие Исмаил Бердыев сәламләде. Ул кавказларның мөселман оешмаларын берләштерүгә риза булуларын ассызлыклады.

Бердыев Шәймиевны котлый

Кавказда тынычлык булдырган өчен Бердыев элекке президент Путинга рәхмәт әйтергә, Ельцинны Русияне таратуда гаепләргә өлгерде. Мөфти сүзләренчә, Кавказда тәртип урнашуда Шәймиевнең дә өлеше бар. Чөнки ул Татарстанның Русиядән аерылуына юл куймады. Акыллы кеше булды. Мондый сәясәтчеләр булганда Русиядә, бөтен дөньяда тынычлык хөкем сөрәчәк, ди Бердыев.

Ахырда Исмаил Бердыев Татарстан президентын Төньяк Кавказның “Өммәт каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләде.
XS
SM
MD
LG