Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:52

Сочидагы Олимпия уеннары бюджеты 1,8 миллиард доллар тәшкил итәчәк


Сочида 2014 елны узачак кышкы Олимпия уеннары бюджеты 1,8 миллиард долларны тәшкил итәчәк. Ә имзаланган килешүләр нигезендә оештыру комитеты алган уртак керем -1,1 миллиард доллар. Бу хакта “Сочи-2014 – Рус йортында” узган матбугат очрашуында уеннарның оештыру комитеты президенты Дмитрий Чернышенко белдерде.

“Безнең чыгымнар керемнәргә тиң булырга тиеш. Шуңа бюджетны тигезләү өчен әле эшләргә кирәк. Безнең маркетинг программасы уңышлы бара һәм дәүләтнең Олимпия уеннарын финанславы бик аз булыр яки бөтенлә булмас дип өметләнәм”, диде ул.

XS
SM
MD
LG