Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евсюков адвокатлары карарны Русия югары мәхкәмәсенә шикаять итте


Гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән элекке милиция майоры Денис Евсюковның яклаучылары Русия югары мәхкәмәсенә шикаять итте.

“Интерфакс”ка Евсюковның адвокаты Татьяна Бушуева хәбәр итүенчә, алар карарны үзгәртеп, эшне яңа мәхкәмә тикшерүләре уздыруга җибәрүне сорый.

Мәскәү шәһәр мәхкамәсе узган ел апрель аенда Мәскәүдәге бер кибеттә утлы коралдан ут ачкан Евсюковны 2 кешене үтерүдә, 22 кешене үтерергә маташуда гаепләнде.

Евсюков видеокүзәтү камералары төшереп алган очраклардагы гаепләрен генә таныды. Ул җинаять вакытында үз аңында булмаганлыгын, һәм андагы хәлләрне хәтерләмәвен белдерде.
XS
SM
MD
LG