Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владивостокта балалар йорты җитәкчесе һәм тәрбиячесенә хөкем карары чыгарылды


Владивосток мәхкәмәсе балалар йорты җитәкчесе һәм тәрбиячесенә шартлы хөкем чыгарды. Аларны 20 көн дәвамында балалар йортында тәрбияләнүче ике кызны туалет бүлмәсендә ябык килеш тотуда гаепләделәр.

14 яшьлек ике кызны бары хокук яклау оешмалары вәкилләре генә азат иткән.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, балалар йорты җитәкчесен 4,5 ел, ә тәрбиячене 3 елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр. Гаепләүче мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыенуын әйтә.
XS
SM
MD
LG