Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:09

Таҗикстандагы сайлауда халыкның 80 %тан артыгы катнашкан


Таҗикстан халкы бүген парламент һәм шәһәр башлыкларын сайлау өчен тавыш бирә. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда тавыш бирергә хокукы булган 3 ярым миллион ил халкының якынча 80 % сайлауда катнашкан. Сайлауда 8 партия катнаша.

Намзәтләрнең яртысыннан артыгының президент Имамали Рәхманның Халык демократия партиясе әгъзасы булуы белдерелә.


Шәһәр башлыклары намзәтләре арасында шулай ук президентның 23 яшьлек улы Рөстәм бар. Ул башкала Дүшәмбе башлыгы вазифасына дәгъва белдерә.


Оппозиция партиясе сайлауда канун бозу очраклары булуын алга сөрә. Сайлауны 200дән артык махсус күзәтүче тикшереп бара.

XS
SM
MD
LG