Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Израил полициясе әл-Акса мәчетендә чыккан киеренкелекне бастырды


Израил полициясе белән Фәләстинле протестчылaр арасында башлаган киеренкелек бастырылган. Бүген иртә белән Йәрүсалемдәге мөселманнар өчен изге булган әл-Акса мәчетендә булып алган киеренкелектән соң мәчет ябылган иде.


Израилдә котланган изге пурим бәйрәме өчен яһүдиләрнең мәчеткә керәчәге куркынычы белән иртәнге намаздан соң 20 яшь мәчеттә яшеренә. Мәчет иртә туристлар зиярәтенә ачылу белән яшьләр мәчеткә кергәннәрне таш белән куа башлый. Израил полициясе моны бастыру өчен мәчеткә килә һәм таш атучы яшьләр белән низаг чыга.


Фәләстин ягы полициянең 12 кешене кулга алуын белдерә.

XS
SM
MD
LG