Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәзхәбара низагдан соң Пакстан хакимияте урамга чыгуны тыйды


Пакстан хакимият рәсмиләре илнең төньяк көнбатыш төбәгендә булган каршылыктан соң урамга чыгуны тыйды. Мәзхәбара низаг нигезендә кабынган кораллы бәрелештә кимендә 7 кеше үтерелгән. Рәсмиләр Паһарпур шәһәрендә шимбә көнне мәүлет көне бәйрәмендә мөселманнар арасында низаг чыгуын белдерә.

Бәйрәм чараларында бер кеше сөнниләргә ут ача һәм бер кешене шунда ук үтерә, аннан каршылыклар башлана. Полиция низагта шулай ук 38 кешенең яралануын белдерде.
XS
SM
MD
LG