Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Транс нафта" ширкәте башлыгы эш урынында үлгән килеш табылды


Русиянең нефть һәм газ ширкәте булган Транс-нафта башлыгы Владимир Кондратюк Мәскәүдәге эш урыныңда үлгән килеш табылды. Риа Новости хәбәр агентлыгы хәбәренә караганда, Транс нафта ширкәтенең идарә башлыгы ширкәтнең мәркәз бинасында, кичке сәгатьтә мәете табылган.

Вакыйга турында тикшеренү дәвам итә. Аның үз-үзенә кул куюы ихтималлеге тикшерелә. Полиция аның үлүе турында рәсми белдерү ясамады.
XS
SM
MD
LG