Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:28

2007 ел җәендә Татарстанда дигиталь телевидениегә күчү турында шау-гөр килделәр, әмма әлегә республикада мондый телевидениенең киләчәге томанлы. Чөнки Express AM1 иярчене аша Татарстанга таратыла торган дигиталь каналларның ретрансляциясе туктатылды.

Казан, Шәмәрдән, Буа, Апас, Тәтештә дигиталь каналны тарату өчен төзелгән станцияләрнең дә әлегә эшсез калуы мөмкин.

“Татарстан яңа гасыр” каналы җитәкчелеге, татар телевидениесенең моннан артык зыян күрмәвен әйтә. Чөнки “Татарстан Яңа гасыр” телеканалының күпчелек караучысы Eutelsat W4, ABS 1 иярченнәрен куллана. Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, республикада дигиталь телевидениенең бары тик 6000 мең абунәсе генә бар. Ни өчен аз, чөнки дигиталь телевидение карар өчен 4-5 мең сумга махсус тартма алырга кирәк. Өстәвенә бу каналлар түләүле. Шуңа да мондый төр телевидениене “Татарстан яңа гасыр”ны гадәти юл белән тота алмаганнар гына караган.
Eutelsat W4 иярчененең таралуы

Дигиталь телевидениене Екатеринбур, Ханты-Манси, Чиләбе Курган өлкәләрендә дә кулланганнар. Әмма Express AM1 иярчене үз эшен туктатса да, бу кешеләр татар телеканалын карауларын дәвам итә ала. Чөнки “Татарстан яңа гасыр”ны бу төбәкләрдә Eutelsat W4, ABS 1 иярченнәре аша да тотып була.

“Татарстан яңа гасыр” телерадиокомпания башлыгы Илшат Әминов әлегә Татарстанда дигиталь телевидениенең киләчәге билгесез ди. 1 марттан бер иярченнең эшләми башлавы бу тармактагы вәзгыятьне тагы да бутый. “Татмедиа” агентлыгында узган бер җыелышта, телевидение башлыгы, Русиянең элемтә һәм коммуникацияләр министры урынбасары Александр Жаровтан дигиталь телевидениегә кагылган проблемаларны чишүдә ярдәм сорады.

“1 марттан “Татарстан яңа гасыр” каналын иярченнән өзәләр. Моннан соң безне ни көтәчәге әлегә билгесез. Гомумән дигиталь телевидениенең Русиядәге үсеше билгеле түгел. Әмма дигиталь телевидение таратучы иярченне бетерү “Яңа гасыр” каналын караучыларның санын әллә ни киметмиячәк. Чөнки бүген безнең телеканал ике иярчен аша бөтен Русиягә һәм Казакъстан, Пакстан, Әфганстан, Гыйрак, Иран, Төркия, Монголия һәм Кытай илләренә күрсәтелә. Республикадан читтә безнең каналны 2 миллион 300 мең кеше карый. Шулай да дигиталь телевидение тармагындагы проблемалар якын арада уңай якка хәл ителер дип ышанам”, ди Илшат Әминов.
ABS 1 иярчененең таралуы

Русиядә дигиталь телевидениене артка сөйрәүче күренешләр күзәтелсә дә, якындагы елларда мондый төр телевидениене үстерү федераль максатчан программага кертелгән. Шуңа да Татарстанда дигиталь телевидениенең таралуы өчен җаваплы “Радиотелеком” җитәкчесе Фәрит Хәбибуллин Express AM1 иярчененең эше туктатылу хәбәрен шаккатып кабул итә. Аның сүзләренчә, Русиядә дигиталь телевидение булдыруга 122 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырылган. 2015 елда дигиталь телевидение бөтен Русиягә таралырга тиеш, ди Хәбибуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG